news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казах галимәсе: Яшьләрнең 80 проценты хәзер казах телен белә

Нурилә Шәймердинова Казахстанда тел белән бәйле вазгыять үзгәрде дип саный.

Казах галимәсе: Яшьләрнең 80 проценты хәзер казах телен белә
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, Казахстандагы Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия университеты профессоры Нурилә Шәймердинова Казахстан яшьләренең 80 проценты казах телен белүен әйтте. Бу хакта ул КФУда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумында сөйләде.

«Казахстанның тел сәясәте толерант иде: казах теле — дәүләт теле булса, рус теле милләтара аралашу теле булды. Шуңа күрә Казахстанның көньяк районнары туган телдә яхшы сөйләшә, ә төньяк районнарындагы халык күбрәк русча аралаша иде. Әмма хәзер вазгыять үзгәрде. Бүгенге көндә яшьләрнең 80 проценты казах телен белә, сөйләшә, яза ала. Бу — рәсми сан», — диде ул.

Галимә Казахстан территориясендә яшәгән татар, башкорт, кумык, поляк, немец һ.б. халыклары казах теле системасын белмәсәләр дә, тел мохитендә лексиконнарында казах сүзләрен куллануларын белдерде. «Мәсәлән, кумыс, бавырсак, мантый, бишбармак һ.б. сүзләрне көндәлек куллана. Казахстандагы рус теле Россиядәге рус теленнән бөтенләй аерыла, ул казах терминологиясе белән тулыландырылган», — диде Нурилә Шәймердинова.

«Бездә дә үз проблемаларыбыз бар. Әйтик, методика эшләнелеп бетмәгән. Казах, рус һәм инглиз телен белү сәясәте хөкем сөрә. Халык хәзер балаларын казах телле балалар бакчасына түгел, ә инглиз теле кертелгән бакчага бирә. Шуңа күрә, бу — казахларның проблемасы гына түгел, тюркологиянең дә проблемасы», — дип нәтиҗә ясады галимә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100