news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казага калган уразаны Гает намазы укылганнан соң бер көн үтүгә тота башларга ярый – хәзрәт

Авырып яки сәфәрдә булып, уразасы калган кешеләр, аларны казага калдырып тота, дип искәртә Тимергали хәзрәт Юлдашев.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Рамазан аенда калган ураза көннәрен Ураза гаете узганнан соң бер көннән тота башларга ярый, дип белдерде "Татар-информ" хәбәрчесенә Казанның Галиев мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев. 

"Әссәмәгаләйкум. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Гает намазы укылганнан соң, икенче көнне уразаны тота башларга ярый. Авырып яки сәфәрдә булып, уразасы калган кешеләр аларны казага калдырып тота. Бүгеннән калган көннәр өчен яңадан ураза тотырга ярый", – диде ул.

Тимергали хәзрәт шулай ук сөннәт саналучы Шәвәл ае уразасы турында да искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100