news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда светофорның кызыл утына чыккан ир-атны Kia Rio автомобиле бәрдергән

Бүген иртән Казанда Kia Rio автомобиленең 51 яшьлек йөртүчесе, зур тизлектә хәрәкәт итеп, 36 яшьлек ир-атны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Ершов урамында булган. Ир-атның җәяүлеләр кичүе аша светофорның кызыл утына чыгуы ачыкланган.

Нәтиҗәдә, ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Машина йөртүчегә карата административ хокук бозу турында эш кузгату һәм административ тикшерү уздыру турында карар чыгарылган.

Җәяүлегә карата шулай ук административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot