news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Каз өмәсе» ярминкәсендә бәлеш һәм каз тутыру буенча остаханә күрсәттеләр

«Каз өмәсе» ярминкәсендә бәлеш һәм каз тутыру буенча остаханә күрсәттеләр
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

«Туган авылым» комплексында үтүче «Каз өмәсе» ярминкәсендә каз бәлеше ясау һәм каз тутыру буенча остаханә күрсәттеләр.

Каз бәлешен Баулының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина ясады. Ул Мөслимдә узган Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә каздан ризыклар пешерү буенча өченче урынны яулаган.

«Без – авылда туып-үскән кешеләр. Бәлеш тә атналык пешерә торган ризык. Балалар килгәндә дә гел пешерәбез. Бәлешне бөтен татар хатын-кызы пешерә белсә дә, бүген остаханә итеп тә күрсәтергә булдык», – диде Римма Яруллина.

Каз тутыруны тумышы белән Кама Тамагы районыннан, «Ак калфак» төбәк оешмасында эшләүче Камилә Зәйнуллина күрсәтте.

«Безнең Кама Тамагында казны күбрәк борай, алма, җимешләр белән тутыралар. Казны күбрәк әбиләр, олы яшьтәге апалар тутыра, ә бүген бу эшне миңа тапшырдылар. Бу минем беренче тәҗрибәм», – диде Камилә.

  • «Каз өмәсе» ярминкәсендә фермер продукцияләре тәкъдим ителгән. Комплекс территориясендә балалар мәйданчыгы эшли, район һәм шәһәрләрдән килгән фольклор коллективлары, танылган артистлар чыгыш ясый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100