Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кадрия Идрисова «Каз өмәсе» фестивалендә: Гаҗәеп хәл – Ростовтан да өч кеше катнашты
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы конгресс белән берлектә бишенче ел рәттән россиякүләм «Каз өмәсе» фестивален үткәрде. Фестиваль бүген Казанның «Туган авылым» комплексында ярминкә һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән йомгакланды.
«Быел «Каз өмәсе» фестивалендә Татарстанның 26 район-шәһәреннән һәм илнең 10 төбәгеннән катнаштылар. Катнашучылар барлыгы алты номинациядә көч сынашты. Гаҗәеп хәл – Ростовтан да өч кеше катнашты. Халык бик нык активлашты. Башка елллардан аермалы буларак, быел нәтиҗәләрне Мөслимгә барып түгел, ә мәркәзебез Казан уртасында игълан итәбез. Бәйгедә канашучыларның барысы да биредә диярлек, бер-икесе генә килеп җитә алмады», – дип белдерде «Ак калфак» рәисе Кадрия Идрисова «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш сөйләвенчә, фестивальнең дәрәҗәсе елдан-ел арта һәм масштаблары киңәя.

Ярминкә ачып җибәрелгәч, Кариев театрында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышы үткәрелде.

- Фестивальнең максатлары – милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кире кайтару, шәхси хуҗалыкларда, йолаларга таянып, кош-корт үрчетү традициясен кайтаруны пропагандалау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз