news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Каз өмәсе” бәйрәмнәре башлана

Халкыбыз борынгыдан бәйрәм иткән бу милли йола һәр елны көз айларында даими уздырылып килә.

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ"). Татар халкы үзенчәлекле гореф-гадәтләргә бик бай. Шундый йола-бәйрәмнәрнең берсе – “Каз өмәсе”. Халкыбыз күңелендә борынгыдан сакланып килгән бу милли йола һәр елны көз айларында даими уздырылып килә, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенең хәбәрендә.

Быелгы кыз өмәләре дә килеп җитте. “Каз өмәсе” бәйрәме 5 ноябрь көнне Краснодар шәһәрендә башланып китәчәк.
30 ноябрьдә әлеге бәйрәм Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә дә узачак.
Чарада катнашучыларга “Кыз өмәсе” йоласының тарихы белән танышудан тыш, төрле уеннар, милли ризыклар белән табын әзерләү тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100