news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюмовлар гаиләсе Удмуртиянең «Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңгән

«Без ял көннәрендә балалар белән тәм-томнар пешерергә яратабыз, еш сәяхәт итәбез, һава суларга паркка барабыз, урманда атларга атланып йөрибез», - диде Айгөл Каюмова.

Каюмовлар гаиләсе Удмуртиянең «Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңгән
Айгөл Каюмованың шәхси архивыннан

Удмуртиядә яшәүче Марат һәм Айгөл Каюмовлар гаиләсе «Ел гаиләсе» бәйгесенең «яшь гаилә» номинациясендә җиңү яулаган.

«Бәйге шәһәр, республика һәм Россияүләм этаплардан тора. Һәр республикада авыл гаиләсе, традицияләрне саклаучы гаилә, күпбалалы гаилә, алтын гаилә һәм яшь гаилә дигән номинацияләрдә биш гаиләне сайлыйлар. Республикакүләм бәйгедә һәр номинациядә җиңү яулаган гаиләләр Россиякүләм бәйгедә катнаша. Аның нәтиҗәләре быел ноябрьдә билгеле була», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Айгөл Каюмова.

Бәйгедә катнашырга балалар бакчасында эшләүче методистлар тәкъдим иткән. «Бәйге онлайн үтте. Аның өчен махсус видео төшердек, аны монтажладык, фото һәм портфолио әзерләдек. Безнең гаилә турындагы матбугаттагы язмалар, телевидениедә чыгышларны җибәрдек. Видеоны төшерергә улым Самат ярдәм итте. Бәйгедә Удмуртиянең төрле шәһәр-авылларыннан катнашучылар булды», - ди ул.

Айгөл үзенең гаиләсе турында бер сүз белән «иҗади гаилә» дип әйтте. «Музыка мәктәбендә укыдым, оркестрда баянда уйнадым, җырладым. «Асылъяр» җыр һәм бию ансамблендә җырладым, «Иман» берлегендә актив катнаштым. Кызым Камилә белән улым Саматны да иҗатка тартабыз: улым вокалга йөри, рәсемнәр ясый, кызым бию түгәрәгенә йөри. Ирем төзелеш материаллары буенча җитештерү оешмасын ачты», - диде ул.

«Без зур гаиләбез белән бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә, ял көннәрендә балалар белән тәм-томнар пешерергә яратабыз. Бик еш сәяхәт итәбез, һава суларга паркка барабыз, урманда атларга атланып йөрергә яратабыз. Кызыклы видеороликлар төшерәбез», - диде Айгөл Каюмова.

Ул шулай ук гаиләдә барлык хатын-кызларның чәчләре озын булганын әйтте. «Әбиләренең, әниләренең, апаларның, балаларының чәчләре озын. Бу безнең горурлыгыбыз», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100