news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда тиздән яңа китапханә-музей эшли башлаячак

Галимнең 196 еллыгына багышлап ачылачак китапханә-күргәзмәдә авыл тормышына багышланган экспонатлар белән бергә кызыклы басмалар да мул булачак.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырданда (Яшел Үзән районы) тиздән өр яңа китапханә-музей эшли башлаячак Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.

Насыйриның авылдашлары хәбәр иткәнчә, галимнең 196 еллыгына багышлап ачылачак китапханә-күргәзмәдә авыл тормышына багышланган экспонатлар белән бергә кызыклы басмалар да мул булачак.

«Китапханә-музеебыз, авылыбыз кебек, күркәм, бай булырга тиеш, — ди алар. — Килешәсезме? Килешсәгез, тагын бер тапкыр әбиләребездән калган сандыкларны ачып карыйк әле. Бәлки, сарай тирәсендә берәр борынгы эш коралы качып ятадыр. Аңлыйбыз, алар инде күрше-тирә авыллар, шәһәр, мәктәп музейларына күчеп бетте. Ә шулай да өметләнәбез».

Олы Ачасырда яшәүче Асия Кәримуллина үз мирасыннан 58 китап бүләк иткән инде.

«Дөресен генә әйткәндә, зур стенкадан арынганда китапханәнең бер өлешен — авылга, зур өлешен Себер татарларына (бер елны Яшел Үзәндә район хакимияте китап җыю буенча зур акция уздырган иде) тапшырган идем. Әнинең китап киштәләрендә хәзер дини китаплар. Ә боларны саклаган өчен рәхмәт, әни», — дип яза Кече Шырданда яшәүче журналист, авыл активисты Гүзәл Минһаҗева.

news_right_1
news_right_2
news_bot