news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйриның "Шифалы үләннәр" китабы буенча лекция узды

Чара танылган галим, мәгърифәтченең Казандагы музей-йортында оештырылган иде.

Каюм Насыйриның "Шифалы үләннәр" китабы буенча лекция узды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Каюм Насыйриның музей-йортында 1885 елда басылып чыккан “Хәвасе нәбатат” һәм 1894 елгы “Гөлзар вә чәмәнзар” (“Шифалы үләннәр”) китабына нигезләнгән лекция үтте. Чараны музей хезмәткәрләре оештырган. Төп доклад белән Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәре Рания Абдуллина чыгыш ясады.

"Каюм Насыйриның әлеге китапларында дару үләннәренең исемнәре өч телдә – татар, рус һәм латин телендә язылган. Бу яктан әлеге китаплар академик хезмәт, фәнни энциклопедия булып тора. Каюм Насыйри телгә алган үләннәрнең барысы да бездә үсә һәм кеше аны таный белергә тиеш, – диде ул.

Каюм Насыйри бер гасыр элек телгә алган дару үләннәре әле дә киң кулланылышта. Әйтик, үги ана яфрагы, артыш, ат кузгалагы, балан, миләш, имән, өрәңге агачларын медицинада гына түгел, көнкүрешнең башка өлкәләрендә дә кулланып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100