news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйрины искә алдылар

Бөек татар галимен искә алу көнендә мәгърифәтченең татар милләте үсешенә керткән өлеше хакында фикер алыштылар.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген бөек татар галиме Каюм Насыйриның вафатына 114 ел тулу уңаеннан аны искә алу көне үткәрелә. Бүген аның каберенә чәчәкләр куелды. Чарада К. Насыйриның туганнары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.

Чара Каюм Насыйри музее тарафыннан оештырылды.

“Бу хәл башка кабатланмаска тиеш”

Чара Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның Каюм Насыйри рухына догалар ирештерүдән башланып китте. Нияз хәзрәт мәгърифәтчене искә алуның әһәмиятен әйтеп, күптән түгел Казанның Яңа бистә татар зиратында булган җинаятьне дә искә алды. “Күптән түгел бу зиратта зур җинаять эшләнде, кабер ташлары җимерелде. Алар арасында олуг шәхесләребезнең дә кабер ташлары булды. Мондый хәлләр булмасын өчен, без балаларыбызга рухи, дини тәрбия бирергә тиешбез. Безнең бабаларыбыз элек электән зиратны тәртиптә тотканнар. Без бу традицияләрне балаларыбызга да җиткерергә тиеш”, - диде ул.

Каюм Насыйри авылының киләчәгенә куркыныч яный

Чарада катнашучыларның берсе - “Каюм Насыйри ватанын торгызу” фондының башкарма директоры, галимнең якташы Асия Гобәйдуллина туган авылында зур проблемалар барлыгын белдерде. “Без бала чактан ук бөек галим Каюм Насыйриның авылында яшәвебез турында ишетеп үсәбез. Авыл элек Югары Шырдан дип аталган, ә хәзер ул авыл Түбән Шырдан дип атала. Хәзерге вакытта авылның киләчәге куркыныч астында, чөнки күпләр авылын калдырып китә башлады. Авылның зурлыгы, урамнары калды, әмма җаны юк. Минемчә, татар халкына Каюм Насыйри кебек бөек шәхесне биргән авыл яшәргә тиеш”, - дип сөйләде ул.

Каюм Насыйри васыяте белән төзелгән мәчет торгызылган

Каюм Насыйриның ватанын торгызу турында тәкъдим ясалгач, халык бу эштә катнашырга теләк белдерә. Каюм Насыйриның Югары Шырдан авылына калдырган ядкарьләрдән су коесы һәм мәчет бинасы санала. “Мәчетнең язмышы бик аянычлы. Бу мәчетне төзүгә акчаны Каюм Насыйри 1901 нче елда васыять итеп калдыра (хәзерге акча белән санаганда бу сумма 10 миллион сумга тиң). Бина 1902 нче елда төзелә. 1934 нче елда сәяси вәзгыять үзгәрә һәм мәчет яшәүдән туктый. Мин бу сүзләрнең дөреслеге турында бер сүз дә әйтә алмыйм, әмма бу мәчетнең манарасын сүткән кешеләрнең бу дөньядан бик авыр киткәннәр - шуны ишеттем”, - дип сөйләде Асия Гобәйдуллина.



Мәчет мәктәп буларак кулланыла. Аннан соң бина хуҗасыз кала, аның бурасын урыныннан күчерәләр. Мәчет урыннда канцелярия, китапханә һ.б. оешмалар урнаштырыла. Хәзерге вакытта авылга аларның да кирәге калмаган. 

Үзгәртеп кору еллары башлангач, халыкта мәчетне башлангыч вариантына кайтарып, аны торгызырга кирәк дигән фикерләр туа. Әмма мәчетнең элекке урынына кайтару мөмкин булмый - ул урында шәхси милек объекты тора. Мәчетне иске бураның бүрәнәләрен кулланып, элекке урынына бик якын итеп торгызалар. “Быел әлеге мәчеттә, 12 нче сентябрьдә,  Корбан гаете көнне бәйрәм намазы укылды дип хәбәр итә алам”, - дип әйтте Асия Гобәйдуллина.



Мәчет бинасы әле төзелеп бетмәгән. “Каюм Насыйри ватанын торгызу” фондының башкарма директоры Асия Гобәйдуллина мәчетнең 60 проценты әзер дип саный. “Җиңел түгел. Мәчет бинасы бары җирле халык ярдәме белән генә торгызыла. Без матди ярдәм сорап, хатлар язып мөрәҗәгать иттек, әмма аны алыр өчен һәрбер җитәкче белән аерым сөйләшү кирәк, күрәсең. Хәйрия фондлары да, мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Безгә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар, әмма барысына да ярдәм итү мөмкин түгел”, - дип аңлатты Асия Гобәйдуллина.

“Галимнең ватанын торгызу өчен, аны популярлаштыру кирәк”

“Каюм Насыйри ватанын торгызу” фондының төп максаты - галимнең туган авылын халыкка белгертү, популярлаштыру. Моннан тыш, фонд башка чаралар да үткәрә. “Аякка басканнан соң, без Каюм Насыйриның туган көненә кунаклар көтеп калабыз”, - диде Асия Гобәйдуллина.

“Татарстанда авыл клубларын, медпунктын яңарту өчен бик күп программалар бар, әмма боларның барысы да авылны читләтеп үтә, чөнки авылда нибары 100ләп олы яшьтәге кеше калда. Авылны торгызу өчен без яңа эш урыннары булдыру, фермерлык хуҗалыкларын күтәрү юнәлешендә дә эшлибез. Шулай ук авылда балалар өчен аерым Сабантуй оештырырга да теләк бар. Белгәнебезчә, Каюм Насыйри үзе авылга кайткан вакытта мондый чаралар үткәрә торган булган”, - диде Асия Гобәйдуллина.



Каюм Насыйри акча биреп төзеткән мәчет хәзерге вакытта төзелгән урынында түгел, бераз читтәрәк – авылның элекке мәчете урынында тора. Мәчет каршында Каюм Насыйриның бюсты да булдырылган, ул 1997 елда яңартылган.

“Каюм Насыйри ватанын торгызу” фонды ясаган концепциядә аның туган йортын торгызу нияте дә бар. “Кызганычка каршы, бу концепция беркемдә дә кызыксыну уятмады”, - ди фонд директоры. 

“Мине  Насыйри нәселенең хәзерге халәте кызыксындыра”

Каюм Насыйри җирләнгән урынга аның туганнары да килгән иде. Аның туры варислары юк, әмма Габделнасыйрның Хөснетдин һәм Мөхәммәдгалим туганнарының нәселе дәвам итә. Чарада катнашкан туганнарның берсе Камил Вәкил улы Минкинның нәсел җебе Каюм Насыйриныкы белән уртак - Хөсәен бабаларына барып тоташа. “Безгә кечкенә вакытта ук Каюм Насыйри нәселеннән булуыбыз турында әйткәннәре булды, әмма ул вакытта беребез дә бу мәсьәлә белән тирән кызысынып китмәде. 40 яшемдә мин үземә бу сорауны кабаттан бирдем һәм ничек туган булуыбыз белән кызыксына башладым”, - дип аңлатты Камил Минкин.



Ул Каюм Насыйриның нәсел шәҗәрәсен үзлегеннән кызыксынып төзи. “Без тамырларыбызны беләбез, әмма мине нәселнең хәзерге торышы кызыксындыра. Бирегә мин башка туганнарымны эзләп килдем. Каюм Насыйри һәм безнең бабайларның туган авылы - Шырдан. Кызганыч, биредә безнең туганнар калмады, чөнки бабайларның бабайлары Казахстан якларына күченеп киткән. Анда хан ставкасында яшәгәннәр”, - дип сөйләде Камил Минкин.

Каюм Насыйри татар яшьләре күзлегеннән яисә “Каюм кайтты”

Каюм Насыйрның вафатына 114 ел тулу вакыйгасы 15 нче сентябрь көнне “Кәрәз клуб” фотомәктәбе үткәргән “Каюм кайтты” фотокүргәзмәсендә дә билгеләп үтелгән.

Галимнең шәхесенә татар яшьләренең мөнәсәбәте белән Каюм Насыйри музее директоры Рушания Шәфигуллина таныштырды. “Миңа калса, яшьләр Каюм Насыйрины үзләре өчен өр-яңадан ачтылар. Гомумән, үзгәртеп кору чорында безнең милли нигез белән ниндидер өзеклек барлыкка килде һәм бер буын яшьләр шушы бик кыйммәтле мәгълүматтан күпмедер вакыт аерылып тордылар. Хәзерге вакытта дөнья мәдәниятенә күз салсак, һәрбер кеше - инглиз халкы үзенең, француз халкы үзенең мәдәниятенә мөкиббән китүенә игътибар итә башлады. Шушы тенденцияне күргән аерым бер төркем татар кешеләре милли мәдәнияткә яңадан әйләнеп кайта башлады. Үз вакытында без, моннан ераклашып, Европага күз төбәгән идек, ә асылда әдәп-әхлак ягыннан карасак, бездә төрки чордан ук формалашып килгән бик бай мәдәният бар. Безнең бу мәдәниятне тотып торучы күренекле шәхесләребез бар. Шуларның берсе – Каюм Насыйри”, - дип белдереде ул.

“Каюм кайтты” фотокүргәзмәсен оештырган яшьләр Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген, аның бай хезмәтләрен күреп, соклануларын белдерделәр, диде музей директоры. “Алар аны галим буларак та ачалар. Мәсәлән, аерым фотографиядә аның киң кырлы эшләнлеге ачылды: Каюм Насыйри география һәм карта сызу фәне, агач белән эшләү һөнәре иясе, каллиграфия остасы, музыкаль культураны өйрәнүче, ислам дөньясын, милли ашларны фән кешесе буларак өйрәнгән галим, этнограф, шифалы үләннәр белгече һ.б. буларак ачыклыйлар”, - диде музей директоры.

Күпкырлы галим

Рушания Шәфигуллина Каюм Насыйриның күпкырлы талант иясе булуын мисалларда күрсәтте. Мәсәлән, мәгърифәтченең каллиграфиягә керткән өлешен сурәтләп, аның хатларының “энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән” хәрефләр белән язуын күрсәтергә була, диде ул. Музыкага килгәндә, Каюм Насыйри уен коралларын үзе ясый, скрипкада үзе уйный. Директор әйтүенчә, XIX гасырда татар авылларында бу уен коралы иң популяр уен коралы булган. Ул шулай галим табиб буларак та билгеле – авылларда даруларның кытлык булуын исәпкә алып, үзебездә үскән дару үләннәренең энциклопедиясен булдырган. Ул шулай ук татар милли ашларын фәнни рәвештә өйрәнгән галим дә – аның “Пешекчегә нәсихәт” китабында татар ризыклары рецептларыннан тыш, чит илнекеләр дә кертелгән.

“Каюм Насыйри гарәп, фарсы, төрек, рус телләрендә яза, сөйләшә. Ул Казан император университетында рус телендә докладлар укый. Бу безнең өчен хәзерге көндә кытай телен өйрәнеп, кытай телендә фәнни хезмәтләр язуга тиң”, - дип билгеләп үтте Каюм Насыйриның фәнни эшчәнлеген Рушания Шәфигуллина.

Белешмә өчен:

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри, 1825-1902) – татар этнограф-галиме, мәгърифәтче, язучы. Ярты гасырдан артык фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсендә Каюм Насыйриның 40 тан артык матур әдәбият, халык авыз иҗаты, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия, медицина һ.б. тармаклардан язылган хезмәтләре билгеле. Мәгърифәтче буларак Каюм Насыйри татар халкы арасында фән һәм белем, мәдәният һәм алгарыш таратуга бөтен гомерен багышлаган шәхес. "Кырык вәзир кыйссасы", "Буш вакыт", "Кырык бакча", "Әбүгалисина", "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият", "Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре", "Ән-мүзәҗ", икетомлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр, "Әхлак рисаләсе", "Утыз вәгазь", "Китап әт-тәрбия") һ.б. хезмәтләр авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100