news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйриның беренче тулы библиографиясе эшләнелде

Филология фәннәре докторы Рәмил Исламов башкарган хезмәттә мәгърифәтче хакында моңарчы мәгълүм булмаган фактлар бирелә.

Каюм Насыйриның беренче тулы библиографиясе эшләнелде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстанның “Җыен” фонды “Шәхесләребез” сериясеннән Каюм Насыйрига багышланган китап нәшер итте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә филология фәннәре докторы Рәмил Исламов хәбәр итте.

“Каюм Насыйри: әдәби-тарихи һәм документаль җыентык” дигән хезмәттә мәгърифәтченең иҗаты, тормышы чагылыш таба. Аның турында замандашлары, якташлары язып калдырган истәлекләр урын ала.
Саллы хезмәтнең төзүчесе галим Рәмил Исламов. 816 битле китап 1500 данә тираж белән дөнья күрде.

“Каюм Насыйри турында мәгълүматларны архивлардан, 1917 елга кадәр чыккан татар матбугатыннан, К.Насыйри музейларыннан, үзенең нәшер ителгән китапларыннан тупланды, – ди Рәмил Исламов. – Эзләнүләр вакытында туган ягы Яшел Үзән районының Кече Шырдан, музее урнашкан Ачасыр авылларында да булдык. Андагы аксакаллар белән дә сөйләштек. Туган авылында Каюм Насыйри истәлеклеге булып сакланган күренешләрне мәңгеләштергән фотолар да китапта урын алды. К.Насыйри турында мондый китап дөньяга чыгуы – зур вакыйга. Биредә мәгърифәтче галимнең хәзерге көнгә беренче тулы библиографиясе эшләнелде. Насыйриның гаиләсе турында кызыклы фактлар, әти-әнисе, туганнарының язган хатлары да җыентыкта урын ала. Каюм бабайның җеназасы турында Вафа Бахтыяровның язмасы беренче тапкыр әле китапка кертелде”.

“Җыен” фонды әзерләп чыгарган китапны тәкъдим итү кичәсе 2018 елда оештырылыр дип көтелә. Китап туен К.Насыйри туган авылында да үткәрергә планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100