news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйрига багышланган беренче эпик әсәр авторы Тукай премиясенә тәкъдим ителә

Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм Коесы» китабында милли мирасны саклау вазифасы чагыла, дип белдерде музейчылар.

Каюм Насыйрига багышланган беренче эпик әсәр авторы Тукай премиясенә тәкъдим ителә
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Милли музее шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны «Каюм коесы» дип исемләнгән китабы өчен Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген әлеге китапны тәкъдим итү кичәсендә Казандагы Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәрифуллина белдерде.

Иҗади кичә Татарстанның Яшел Үзән районы Югары Ачасыр Авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге музей-утарында булды.

Эльмира Шәрифуллина сүзләренчә, «Каюм Коесы» поэмасы мәгърифәтче-галимебезгә багышланган беренче эпик әсәр булып тора. Китап алты поэманы үз эченә ала, алар, шул исәптән, Габдулла Тукай, Фаил Шәфигуллин кебек татар халкының күренекле шәхесләренә дә багышланган.

«Каюм Насыйри милләтебезнең йөзек кашы булып күңелемә бик кечкенәдән сеңгән шәхес. Тормышы авыр булып та үз юлыннан тайпылмаган, иманын югалтмаган, милләт өчен эшләвен дәвам иткән кешегә мәхәббәт уянып, шушы поэма иҗат ителде», — дип сөйләде шагыйрә.

Казандагы Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәрифуллина: «Каюм Коесы» китабында милли мирасны саклау вазифасы чагыла, Милли музей китапны Тукай премиясенә тәкъдим итә», — дип искәртте.

Иҗади очрашуда Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәбибуллина, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, мәктәп укучылары, авыл халкы тарафыннан Эльмира Шәрифуллинаның әсәрләре дә яңгырады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100