news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды Резеда Ганиева белән очрашу оештыра

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы мәчетендә узачак чарада профессорның туганнары, укучылары да катнашачак.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фонды 25 ноябрь көнне филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Резеда Ганиева белән очраша. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу” фондының җитәкчесе Асия Гобәйдуллина хәбәр итте.

“Очрашу 25 ноябрь көнне Кече Шырдан авылы мәчетендә 13:00 сәгатьтә узачак, - ди Асия Гобәйдуллина. – Мәчетне без быел җәй ачтык. Мәгълүм булганча, ХХ гасыр башында мәгърифәтче Каюм Насыйри акчасына салынган мәчетне, Кече Шырдан халкы тырышлыгы белән яңартып төзедек. Танылган галимә, бик күп әдәбият белгечләренең остазы Резеда Ганиева - горурлыгыбыз. Ул - безнең авыл кызы, 85 яшьлеген туган авылында билгеләп узарга карар кылдык”.

Белешмә: Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Резеда Ганиева 1932 елның 13 ноябрендә Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган. Казан педагогия училищесын тәмамлаган. 1952-1958 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының читтән торып уку бүлегендә белем ала. Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыучысы булып эшли. 1958 елда Мәскәү дәүләт университетының СССР халыклары әдәбияты кафедрасы каршында эшләп килгән аспирантурага укырга керә. 1962 елда Казан дәүләт университетында эшли башлый. 60 ел дәвамында яшьләргә көнчыгыш һәм төрки әдәбиятын укыта. 1970 елда доцент, 1993 елда профессор дәрәҗәсенә күтәрелә.

15тән артык аспиранты бар, берничә доктор тәрбияләгән. Күпсанлы фәнни китаплар авторы, гомере буе Г.Тукай иҗатына һәм милли ренессанс идеясенә тугры калган, татар халкына чын-чынлап фәнни-иҗади хезмәт иткән шәхес.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100