Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Каюм Насыйри музеенда «Шигъри этнография» проекты эшли башлады
Эльмира Шәрифуллинаның шигъри әсәрләре халкыбызның үткәнен күзаллау мөмкинлеге тудыра.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 26 февральдә Каюм Насыйри музеенда шагыйрь Эльмира Шәрифуллина катнашында «Шигъри этнография» дигән яңа проект эшли башлады. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Музей мәйданчыгында төшерелгән беренче видеоларда шигърият теле белән чагылдырылган тарихи үткәннәр белән хәзерге заман арасындагы җанлы диалог чагылыш тапкан. «Минем миссия — яшь буынга мәдәниятебезнең кыйммәтен һәм уникальлеген җиткерү», — диде шагыйрә.
Эльмира Шәрифуллинаның шигъри әсәрләре халкыбызның үткәнен күзаллау мөмкинлеге тудыра, шигъриятендә ул халык сәнгатенең төрләренә, һөнәрчелек үрнәкләренә хөрмәт белән карый. Аның әсәрләренең эчтәлеге музей экспозицияләре эчтәлеге белән аваздаш яңгырый, ди оештыручылар.
«Тәкыя чигәм», «Комганга мәдхия», «Сәке», «Ак бишектә», «Чиккән сөлге», «Әбием күңеле», «Галиҗәнәп әнкәй», «Килен җыры», «Ана сүзе» һ.б. шигырьләрендәге бай этнографик сүзләр халык тормышы үзенчәлекләрен аңлауга ачкыч булып тора.
«Шигъри этнография» кебек проектлар халыкны, бигрәк тә яшьләрне рухи тәрбияләүдә, мәдәниятнең хак кыйммәтләренә рухландыруда зур әһәмияткә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз