news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри музеенда Резеда Сафиуллина-Әл-Анси китабы тәкъдим ителде

Кичәдә китап авторы һәм башка күренекле галимнәр борынгы гарәп телендәге мөселман текстларын дөрес итеп тәрҗемә итү мәсьәләләрен дә кузгатты.

Каюм Насыйри музеенда Резеда Сафиуллина-Әл-Анси китабы тәкъдим ителде
Султан Исхаков

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Каюм Насыйри музеенда “Идел-Урал төбәге мөселманнарның гарәпчә китаплары” дигән басма тәкъдим ителде. Кичәдә гарәп телендә язылган мөселман текстларын тәрҗемә итү мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.

“Идел-Урал төбәге мөселманнарның гарәпчә китаплары” авторы - Россия ислам институтының гуманитар дисциплина кафедрасы җитәкчесе, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты ислам һәм ислам дини белемен үстерү буенча Ресурс үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина-Әл Анси.

“Каюм Насыйри музеена китап презентациясенә җыелу ул сәбәп кенә, - диде Резеда Сафиуллина. - Төп максатыбыз - гарәп телендәге мөселман кулъязмаларны тәрҗемә итү мәсьәләләрен хәл итү юлларын эзләү. “Идел-Урал төбәге мөселманнарның гарәпчә китаплары” дигән хезмәтем яңартылып эшләнгән басма. Мин аны тюрколог, ислам һ.б белгечлекләр буенча белем алучы студентларга уку әсбабы итеп эшләдем”.

Бу дәреслек Россия мөселманнарының гарәп телендә китап язу традициясенә багышлана. Гарәп теле - әдәбият, фәлсәфә, фән һәм дин теле. Ул татар илаһият традицияләренең дә, шулай уку классик ислам чыганаклары теле дә булып тора.

Галимә музейга килгән кунакларга басмасының ничек туплануы, дөньяга чыгу тарихын да бәян итте. Китап тышлыгының дизайнеры - Фәридә Харрасова. 

Хезмәт атаклы галим Миркасыйм Госмановның сүзләре белән башланып китә. “Һәр халыкның үзенә генә хас бер сыйфаты була, диләр. Аның ерак һәм якын узганын, бүгенгесен, хәтта киләчәген дә билгели торган төп сыйфаты – миллилек сыйфаты. Безнең халыкның шундый төп үзенчәлеге нәрсәдән гыйбарәт соң? Мин...халкымның...милли йөзен, рухи кыяфәтен билгели торган төп үзенчәлеге дип, иң элек бер сыйфатын әйтер идем. Ул бер генә сүзгә сыеп бетә: китапчылык”.

Резеда Сафиуллина чыгыш ясаганда борынгыдан калган бай рухи мирас турындагы фикерләрен сөйләде. Бу байлыктан бүгенге көндә файдалана алмавыбызга басым ясады. Гарәп телле чыганакларны тәрҗемә иткәндә, килеп туган бихисап проблемаларны санап узды. Соңгы елларда, мәгълүм булганча мөселман әдәбиятына ихтыяҗ зур. Ләкин борынгы кулъязмаларны, китапларны дөрес итеп тәрҗемә итүчеләр генә бик аз. Иске татар язуын белүчеләр булса да, гарәп имлясындагы хезмәтләрне сыйфатлы һәм дөрес итеп тәрҗемә итүчеләр юклыгын, музейга килгән галимнәр чыгышында еш яңгырады.

Р.Сафиуллина белдергәнчә, быел Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты ислам һәм ислам дини белемен үстерү буенча Ресурс үзәге оештырачак лагерь гарәп телендәге мөселман текстларын тәрҗемә итүгә багышланачак.

Гарәп телендәге мөселман текстларын тәрҗемә итү буенча төрле семинарлар оештыру, анда данлыклы галимнәрне җәлеп итү кирәклеге турында да фикерләр яңгырады.

Яңа хезмәтне тәкъдим итү кичәсендә гарәп телле чыганакларны, ислам тарихы, фәлсәфә, дин тәгълиматы, хокук буенча гарәпләрдән тәрҗемәләү мәсьәләләре дә каралды.

Фәлсәфә фәннәре кандидаты, галим Айдар Хәйретдинов, Коръән һәм Сөннәне өйрәнү Үзәге җитәкчесе Фәрит хәзрәт Салман, Галим Азат Ахунов һ.б. бу юнәлештә эшчәнлекне башлауны хуплады. Эшне терминнар сүзлеген булдырудан башларга кирәк, ди алар. Айдар Хәйретдинов борынгы мирас белән бала чактан ук кызыксына башлаган. "Гарәп телен мәктәпкә укырга кергәнче әби белән бабам өйрәтте, -  ди галим. - Борынгы  мәдәниятыбызны кайтармасак, без рухи яктан юкка чыгачакбыз. Шуңа күрә бу юнәлештә эшне җайга салырга, халыкны да кызыксындырырга кирәк. Чөнки һәр гаиләдә дә әби-бабайлардан мирас итеп калган борынгы китаплар саклана. Аларны өйрәнеп кабаттан халыкка тәкъдим итәргә кирәк. Телевидение, радиоларда тапшырулар эшләргә, бу хакта халыкта аңлату эшләре алып барырга иде". 

Галимнәр шулай ук, сәләтле студентларга игътибарны арттырып, аларга фән юлына кереп китәргә ярдәм итәргә кирәклеген дә җиткерделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100