news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри музеенда Галимҗан Барудины искә алалар

Музейда дин галиме турында төшерелгән фильм тәкъдим ителә.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Шушы минутларда Каюм Насыйри музеенда, күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудига багышланган документаль фильм күрсәтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итә.

2017 ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан татар дин галиме, күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Баруди елы итеп игълан ителгән иде. Әлеге уңайдан бүген, 22 ноябрьдә, Каюм Насыйри музеенда Галимҗан Барудига багышлап төшерелгән документаль фильм тәкъдим ителә. Дини кичәдә дин галимнәре, фәлсәфәчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Музейда Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында нәшер иткән Галимҗан Баруди хезмәтләре күргәзмәсе дә эшли. Биредә галимнең 22 хезмәте, шулар арасында “Мәдхәл-гарәбия” гарәп теле дәреслеге, дин нигезләре һәм әдәп буенча “Сәвадхан” дәреслеге, намаз буенча әсбап “Әзкяр әс-салават”, пәйгамбәрләр буенча “Тарихе әнбия” трактаты урын алган.

Дини кичә программасында традицион рухи җырларны башкаручы Динар Шәймәрданов мөнәҗәтләрен дә ишетергә мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100