news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Каюм Насыйри музеенда – чәчәкләр сурәтләре күргәзмәсе
7 май көнне Каюм Насыйри музеенда Бөек Җиңүгә багышланган “Җиңүчеләргә – чәчәкләр” күргәзмәсе ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). 7 май көнне Каюм Насыйри музеенда Бөек Җиңүгә багышланган “Җиңүчеләргә – чәчәкләр” күргәзмәсе ачыла. Анда, авторлар теләген искә алып, чәчәкләр композицияләре сурәтләнгән картиналар тәкъдим ителәчәк. Эскпозиция белән танышырга сугыш һәм тыл ветераннары чакырыла.
Каюм Насыйри музееннан хәбәр ителгәнчә, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты сәнгать дизайны кафедрасы студентларының рәсемнәрендә чәчәкләрнең серле дөньясы ачыла. Каюм Насыйри үзе дә табигый фәннәр, табигать күренешләре, халык медицинасы белән кызыксынган. Энциклопедик белемгә ия булган галим фәнни медицина казанышларын халыкка таныткан, үз хезмәтләрендә яктырткан. Каюм Насыйри халык медицинасын яхшы белгән, дару үләннәрен тирән өйрәнгән, аларны дәвалауда кулланган.
Бүген музей үз эшендә мәгърифәтченең тормышын, хезмәтләрен халыкка җиткерү юнәлешендә эшли. Музейның бакчасында “Хәтер бакчасы” дигән күргәзмә дә эшләп килә. “Җиңүчеләргә – чәчәкләр” дигән күргәзмәне ачу тантанасында ветераннар, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты мөгаллимнәре һәм шәкертләре, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура дизайны кафедрасы вәкилләре, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре катнашыр дип көтелә. Кунаклар музей экспозициясе һәм язгы чәчәкләр күргәзмәсе белән танышачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot