news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри институты татар мирасына багышланган эссе язучы яшьләр бәйгесен үткәрә

"Халкым минем" конкурсы 5-11 класс укучылары һәм студентлар арасында уздырыла.

Каюм Насыйри институты татар мирасына багышланган эссе язучы яшьләр бәйгесен үткәрә
Рамиль Гали

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында урнашкан Каюм Насыри институты үзәге эссе язу буенча “Халкым мирасы” конкурсы үткәрә. Конкурска татар һәм рус телләрендә язылган татар халкының әдәбият һәм сәнгать мирасына багышланган эшләр кабул ителә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә К.Насыйри институты хезмәткәре хәбәр итте.

“Конкурс икенче тапкыр үтә. Эшләрне бәяләү аерым булачак, чөнки Татарстанда татар телен яхшы беләләр. Башка төбәкләрдән килгән эсселарны икенче критерий белән билгелибез. Узган ел күбрәк туган як, туган тел һәм аны саклау темаларына басым ясадылар. Эшләрдә катнашучылар шигырьләрен дә яза. Конкурска татар һәм рус телләрендә язылган татар халкының әдәбият һәм сәнгать мирасына багышланган эшләр кабул ителә”, - диде оештыручы.

Конкурста Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Пенза, Астана һәм Бишкәк шәһәрләреннән 5-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йорты студентлары катнаша ала. Эшләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләргә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәдә диплом бирү каралган. Иң яхшы язучыларга кызыклы китаплар та бирәчәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100