news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каюм Насыйриның яңа басмаларын тәкъдим итүдә: Балалар өчен тексты гадиләштерелде

Габдулла Тукай әдәби музеенда галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Китаб әт-тәрбия» һәм «Әбүгалисина кыйссасы» китапларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.

Каюм Насыйриның яңа басмаларын тәкъдим итүдә: Балалар өчен тексты гадиләштерелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 201 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән бастырылган «Китаб әт-тәрбия» һәм «Әбүгалисина кыйссасы» китаплары тәкъдим ителде.

Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Хәлимова билгеләп үткәнчә, китапның басылып чыгуы – шәхескә тагын бер кат игътибар юнәлтү чарасы. Ул 2024 елда ТР Министрлар Кабинетына галимнең киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган хезмәтләрен дөньяга чыгару тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүен, фикер алышулар нәтиҗәсендә алдагы ике китапны бастыру карары кабул ителүен искәртте.

«Әбүгалисина кыйссасы» – балалар өчен җайлаштырылган текст һәм яңа иллюстрацияләр

«Әбүгалисина кыйссасы» басмасы барыннан да элек балалар аудиториясенә исәпләнгән һәм татар телендә 3100 данә тираж белән дөнья күргән. Китапның төп үзенчәлеге – аның тексты беренче тапкыр яшь укучылар өчен махсус җайлаштырылган һәм юбилей басмасы өчен яңа иллюстрацияләр белән баетылган.

«Әбүгалисина кыйссасы»ның сюжетын барыбыз да балачактан беләбез, ләкин бу басма – уникаль. Балаларда кызыксыну уяту өчен Каюм Насыйри язган текст гадиләштерелде. Бу эшне Айдар Шәйхин (Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры (Татар китабы йорты) мөдире – «Татар-информ» иск.) башкарды», – дип аңлатты Кадрия Хәлимова.

Кадрия Хәлимова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Басманы дизайнер Мария Әхмәтова бизәгән. Ул китап өчен иллюстрацияләр әзерләү аңа бик кызык һәм мөһим тәҗрибә булуын искәртте.

«Минем Каюм Насыйри язган тарихны тулыландырасы һәм ассызыклыйсы килде. Гыйбарәне ачып кына калмыйча, укучыны шул заман атмосферасына, вакыйгалар барган урынга алып кайту максаты куелды. Мөселман гыйбадәтханәләре архитектурасы һәм мозаикалар нигез итеп алынды. Шуңа күрә күк төсләр сайлануы да очраклы түгел, ул нәкъ менә шул чор мәчетләренә хас. Башта иллюстрацияләрне азрак ясау планлаштырылган иде, ләкин әсәр белән танышу барышында аларның санын арттыру теләге туды. Бу яшь укучының китапны укыганда кызыксынуы сүнмәсен өчен эшләнде», – диде ул.

Мария Әхмәтова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Китаб әт-тәрбия» аудиоформатта да чыгачак

Икенче басма – «Китаб әт-тәрбия» – 2500 данә тираж белән рус һәм татар телләрендә басылган. Китап галимнең бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмаган 112 нәсыйхәтеннән тора. Кадрия Хәлимова сүзләренчә, Каюм Насыйри XIX гасырда ук бала тәрбияләүнең камил нигезләрен калдырган. Хәзерге вакытта «Миллиард Татар» проекты белән берлектә әлеге китапны аудиоформатта чыгару ниятләнә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Каюм Насыйри музеенда быел төзекләндерү эшләре тәмамланыр дип көтелә»

Татарстан Республикасы Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов әлеге китапларны «яңа энҗе бөртекләре» дип атады. Ул шулай ук галимнең исемен мәңгеләштерү буенча башкарылачак эшләр белән таныштырды. Аның сүзләренчә, быел Каюм Насыйри музеенда зур төзекләндерү эшләре тәмамланыр дип көтелә.

«Музей бинасы төзекләндерелеп беткәч, яңартылган экспозиция әзерләнәчәк. Шулай ук узган ел Каюм Насыйри бюстына конкурс уздырылган иде, анда Мәскәү скульпторлары җиңде. Инде урыны да билгеле – ул Татарстан һәм Каюм Насыйри урамнары киселешендә урнаштырылачак», – диде Милли музей директоры.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Галимнең академик басмалары чыгарга тиеш»

Китапларны тәкъдим итү чарасына Каюм Насыйриның шәхесен һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр дә чакырулы иде. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов галимнең академик басмалары чыгарга тиешлеген, кимендә 10 томлык җыентык булдыру кирәклеген искәртте.

«Каюм Насыйри турында күпме сөйләсәк тә, аның китаплары белән барыбыз да бик үк яхшы таныш түгел. Китаплар нәшер ителү – бик зур вакыйга. Аның академик басмасы да, балалар өчен язган китаплары да чыгарга тиеш. Русча да, татарча да булсын», – диде ул.

Тарих фәннәре докторы,Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин исә юбилееннан соң да галимнең хезмәтләре басылып торуын үзенең тормышка ашкан хыялы дип атады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы Рамил Исламов мәгърифәтченең мирасын өйрәнүне киңәйтергә чакырды. «Каюм Насыйриның туган авылы - Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында шактый зур эшләр башкарыла: чишмәләр төзекләндерелде, урамнарга асфальт җәелде, мәдәният йорты ачылды, хәзер парк ачарга җыеналар. Эш шунда: әгәр дә халык үзенең бөек кешесен күтәрә икән, бөек кеше ул халыкны да күтәрә. Әмир Тимер (Тамерлан) ничә гасырлар үзбәк халкын ашата, чөнки аның мавзолее түләүле, ул акча халыкка кала. Авылда шундый эшләр башкарылган икән, димәк, Каюм бабай да үз авылына булышуын дәвам итә», – дип белдерде Рамил Исламов.

Чара ахырында галимнең туганы Асия Гобәйдуллина Кече Шырданда Каюм Насыйри истәлеген саклау буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot