news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйриның туганы Илдар Бариев: Каюм бабайның тыныч кына яшисе, белем бирәсе килгән

Каюм Насыйриның туганы Илдар Бариев: Каюм бабайның тыныч кына яшисе, белем бирәсе килгән
Салават Камалетдинов

Татар җәмәгатьчелеге Яңа татар бистәсе зиратында Каюм Насыйри каберен зиярәт кылды. Каюм Насыйринең энесе Габделкавиның оныгы – галим Илдар Бариев Каюм Насыйри турында фикерләре белән уртаклашты. Ул оныгы Артур белән килгән иде.

«Каюм бабайның эшлисе, тыныч кына яшисе, белем бирәсе килгән. Әмма аңа комачау иткәннәр. Үзе теләгән эше белән шөгыльләнергә ирек бирмәгәннәр. Әгәр Каюм Насыйри кебек кешеләргә иҗат итәргә мөмкинлек бирсәләр, бәлки, татар Ньютоннары, дөньяга танылган үзебезнең бөек татар галимнәре үсеп чыгар иде. Үзебезгә-үзебез аяк чалабыз булып чыга. Эшкә тотынганда бабамның йөзенә кызыллык китермим микән, дигән уйлар килә күңелгә. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтлемен», - дип сөйләде ул.

Тарих фәннәре докторы, доцент Илдус Заһидуллин Каюм Насыйрины классик мәгърифәтче дип атады.

«Аның турында сөйләгәндә без «беренче» дигән сүзне кулланабыз. Аның ислам тарихы, шәригать буенча хезмәтләре беренче тапкыр татар телендә язылган, математика, география, геометрия китаплары беренче тапкыр татар телендә язылган. Ул рус теле аркылы Европадан кергән дөньяви педагогика нигезләрен өйрәткән, календарьләре аша күпсанлы ил яңалыкларын, кәсепчелек, игенчелек өчен кирәк булган, йорт хуҗалыкларын алып бару өчен кирәк булган киңәшләре белән уртаклашкан», - диде ул.

Ул Каюм Насыйриның «татар теле – туган телебез, без – татарлар», дип, сөйләгән шәхес булуын әйтте. «Беренче» булган кешегә һәрвакыт авыр, кыен. Аның шушы эшне башлап җибәрүе дә үзенә күрә зур гыйльми батырлык булып тора», - дип билгеләп үтте ул.

Каюм Насыйринең якташы Асия Гобәйдуллина әйтүенчә, Яшел Үзән районы Шырдан авылы республиканың иң көнбатыш ноктасында урнашкан.

«Каюм бабай Европага таба йөз тоткан, милләтне алга таба алып барырга тырышкан. 2015 елда Каюм Насыйри туып үскән авылга юкка чыгу куркынычы янады. Хәзер андый уй башка килми. 800 еллык тарихы булган авыл алга таба да яшәргә тиеш. Милләттәшләрнең игътибарын җәлеп итеп, авылны саклап калу, Каюм бабайның исемен, аның хезмәтләрен пропагандалау – замандашларыбызның эше. Бу эшне алга таба да дәвам иттерергә кирәк», - диде ул.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Каюм Насыйри кебек бөек кешеләрнең аз булуын билгеләп үтте. «Бер яктан, аларны авылдашлары, якташлары кайгырта, икенче яктан, андый төбәкләрне саклау - хакимият эше дә. Гаяз Исхакый авылы Яуширмә дә бетеп бара... Андый шәхесләр күп түгел. Авылдашлар, фидакяр затлар, шул ук вакытта хакимият тә бу мәсьәләләр турында кайгыртырга тиеш», - диде ул.

«Каюм Насыйри салган гореф-гадәтләр, мирас яши, Аллаһка шөкер. Каюм Насыйриның мирасы - утта янмас, суда батмас, мәңге тутыкмас могҗизалы бер гәүһәр. Каберенә һәрвакыт юл ачык. Галимебезнең вафатына 121 ел булды. Бүген аның хәтер көнен үткәрдек. Алга таба да изге эшләрне дәвам итәргә язсын», - диде Каюм Насыйри музее директоры Рушания Шәфигуллина. Ул Каюм Насыйри каберен Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре карап торуын искәртте.

Коръәннән аятьләрне Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров укыды. Соңыннан мәгърифәтче каберенә чәчәкләр салдылар.

  • Мәгърифәтче галим, язучы Каюм Насыйри (Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров) 1825 елның 14(2) февралендә Татарстанның Яшел Үзән районы, Югары Шырдан авылында туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала, 1841-1855 елларда Казанда мәдрәсәдә укый. Гарәп, фарсы телләрен үзләштерә, үзлегеннән русча өйрәнә. 1855 елдан Рухани училищеда, соңрак, Духовная семинариядә татар телен укыта.

    1871 елдан татар балаларына рус телен өйрәтү эшенә алына. 1879 елдан башлап галим фән һәм язучылык эше белән шөгыльләнә. 1885 елда Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза буларак сайлана. Шуның белән ул, рәсми яктан да фән эшлеклесе буларак таныла. Ярты гасыр эчендә тел (татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзи), әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать белеме һ.б.) буенча 40тан артык хезмәт яза.

    Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләреннән файдаланып, әсәрләр иҗат итә: «Әбүгалисина кыйссасы», «Кырык вәзир кыйссасы», «Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше»), «Кырык бакча» һ.б. Балалар өчен язылган тәрбия китаплары: «Әхлак рисаләсе» (1881), «Китап-әт-тәрбия» (1891) һ.б. бүген дә әһәмиятен югалтмады. Каюм Насыйри татарларда беренче матбугат органы булдырган шәхес. 1871 елдан ярымжурнал характерында еллык өстәл календаре чыгара: «Казан календаре», соңрак, 1878 елдан «Календарь» исеме белән ул 1897 елга кадәр басыла. «Таң вакыты» исемле газета чыгару хыялы тормышка ашмый кала.

    Каюм Насыйри 1825 елның 2(14) февралендә 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100