Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Каюм Насыйри хезмәтләренә нигезләнеп, татар костюмнарын тәкъдим итәчәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

29 майда 18.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеенда татар костюмнарын тәкъдим итү кичәсе була.
«Әлеге костюмнар галим Каюм Насыйри язып калдырган этнографик материалларга нигезләнеп әзерләнде. Музей кунаклары татар костюмнарын, аларның кайбер элементларын күрә алачак. Музей бакчасында чәй эчү мәйданчыгы оештырабыз. Фотозонада истәлеккә фотосурәткә төшеп булачак. Чара «Бәйрәм» ансамбленең чыгышы белән тәмамланачак, татар җырлары, биюләре тәкъдим ителәчәк. Стилист Исмаил Сафиуловтан интерактив та көтелә», – диде «Татар-информ»га Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Хәлимова.
Чарага теркәлү узу сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз