news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри музеенда тел белгече Хуҗа Бәдигыйга багышланган очрашу була

Каюм Насыйри музеенда тел белгече Хуҗа Бәдигыйга багышланган очрашу була
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Иртәгә 14.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеенда педагог, тел белгече һәм фольклорчы Хуҗа Бәдигыйга (1887-1940) багышланган «Галимнең күпкырлы таланты» дип исемләнгән чара була.

«Чарада Хуҗа Бәдигыйның фәнни эшчәнлеген өйрәнүче, филология фәннәре кандидаты Энҗе Кадыйрова һәм Хуҗа Бәдигыйның туганнары катнашуы көтелә», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

«Хуҗа Бәдигый 1918-1926 елларда татар педагогика техникумында һәм Казан мәктәпләрендә укыта, Академия үзәгендә эшли. 1930 елдан Казан педагогика институтында татар теленең фонетик, грамматик һәм лексик нормаларын тикшерә. Татар әдәби теле тарихы буенча хезмәтләр яза. Татар фольклоры җыентыкларын төзи. Шулай ук мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләрен төзүдә катнаша. Халык иҗатын фәнни әйләнешкә кертүгә ирешә», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100