news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каюм Насыйри музеенда «Гаилә традицияләре» күргәзмәсе ачыла

Каюм Насыйри музеенда «Гаилә традицияләре» күргәзмәсе ачыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

3 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеенда «Гаилә традицияләре» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Гаилә елына багышлана, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Чара Гаилә елы кысаларында уздырыла һәм «Мәдәният» һәм «Демография» илкүләм проектларының максат һәм бурычларына туры килә. Күргәзмәдә XX гасыр татар чигү үрнәкләре, рәссам Ольга Тавринаның «Девушка татарка», «Бабай» һәм «Крестьянка татарка» эшләре тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Биредә тамашачыларга татарлар һәм төрки халыкларның гаилә традицияләре, аерым алганда, хатын-кызлар линиясе буенча буыннан-буынга күчеп барган күп гасырлык чигү осталыгы турында күбрәк белә алачак.

Традицияләр гаилә бәйләнешләре формалашуда төп роль уйный. Алар һәр гаилә өчен уникаль була ала, ләкин шул ук вакытта халыкның мәдәни мирасы байлыгын чагылдыра. Чигү – ул сәнгать кенә түгел. Чигү – ул мәдәни тәңгәллекне саклау ысулы, хезмәт сөючәнлек һәм хатын-кыз башлангычының кайгыртучанлыгы символы да.

Күргәзмә 20 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot