news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри исемендәге республикакүләм бәйгесендә 16 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала

Каюм Насыйри исемендәге республикакүләм бәйгесендә 16 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Төбәкне өйрәнүчеләрнең Каюм Насыйри исемендәге республикакүләм бәйгесе беренче тапкыр үткәрелә һәм анда 16 яшьтән өлкән һәркем катнашу мөмкинлегенә ия. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич боерыгы нигезендә Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан киләсе 2025 елда зур чаралар үтәчәк. Әлеге бәйгегә эшләр кабул итү агымдагы елның 14 февралендә башланган иде. Барлыгы 15 гариза килде. Бәйгегә эшләрне электрон форматта җибәрү мөмкинлеге бар. Гаризаларны кабул итү 20 октябрьдә тәмамлана», – дип сөйләде Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Бәйге «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең партнёрлыгы белән оештырыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы төрле тарихи, төбәкнең үткәнен өйрәнү проектларында актив катнаша. Бездә берничә ел дәвамында «Миллиард. Татар» проекты эшләп килә. Бу җәһәттән күрәбез, халык тарих белән бик нык кызыксына. Каюм Насыйри исемендәге бәйгенең әһәмияте зур, без аның хакында үзебезнең барлык ресурсларыбызда да яктыртып барачакбыз», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов.

Конкурс җиңүчеләрен агымдагы елның 1 декабренә кадәр бүләкләү планлаштырылган. Җиңүчеләр акчалата 20, 30 һәм 40 мең сум белән акчалата бүләкләнә. Шулай ук «Татнефть-Наследие» тарафыннан махсус приз да әзерләнгән. Нигезләмә белән ТР Мәдәният министрлыгы сайтында танышып була.

  • Конкурсның төп максатлары – Татарстан Республикасы тарихы турында тарихи хәтерне саклап калу, туган як тарихын өйрәнү мәгънәсен бербөтен аңлау формалаштыру, үсеп килүче буынның укыту-танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, шәхси гаилә, коллектив архивлардан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнең әһәмиятен популярлаштыру.

  • Конкурс материаллары түбәндәге номинацияләрдә башкарылырга мөмкин: «Туган авыл, шәһәр бистәләре һәм бистәләр тарихы»; «Локаль мифлар һәм риваятьләр, көч урыннары (табигать һәйкәлләре, истәлекле һәм изге урыннар һ.б.)»; «Үткән заман Артефактлары» (музей коллекцияләре һәм аерым экспонатлар, тарихи ядкарьләр тарихын тасвирлау); «Төбәк тарихы маршрутлары һәм юлчылар».

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100