news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия лауреатлары бүләкләнде

Бүген Казанда Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясе лауреатлары билгеле булды. Аларны Татар теле һәм татар әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиадага йомгак ясау тантанасында бүләкләделәр.

Тантанада катнашучыларны Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин сәламләде.

«Бүген тарихи вакыйга. Бер яктан, мәркәзебезгә төрле почмаклардан татар теленнән җитди имтихан тотарга килүчеләр булса, икенче яктан, бу залда аларның укытучылары. Бу буыннар арасындагы бәйләнешне күрсәтә», - дип мөрәҗәгать итте Данил Мостафин.

Ул олимпиадада катнашкан балаларда мәгърифәтчелеккә омтылыш көчле булуын, аларның мәгърифәтчелек традицияләрен дәвам итүчеләр булуын билгеләп узды.

Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатлары:

  • Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәре 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы коллективы (җитәкчесе – Закирова Резида Нәкыйп кызы)
  • Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы» җитәкчесе Гыймадиева Ләйлә Мансур кызы

Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясе лауреатлары:

  • Чаллы шәһәренең «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат»ы коллективына (җитәкчесе - Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы)
  • «Генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең туган(татар) тел һәм әдәбият укытучысы Сиякина Нәфисә Равил кызы.
news_right_1
news_right_2
news_bot