Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Каюм Насыйри исемендәге бәйгегә гаризалар кабул ителә башлады
Татарстан Мәдәният министрлыгы тарих, мәдәният һәм агарту эшләренә битараф булмаганнарны Каюм Насыйри – бөек галим, педагог һәм мәгърифәтче исемендәге конкурста катнашырга чакыра. Бу хакта Каюм Насыйри музее телеграм-каналында хәбәр ителә.
Конкурс Каюм Насыйриның мирасын саклау, аны популярлаштыру, татар мәдәниятен, мәгърифәтчелеген, күренекле шәхесләрнең мәгарифкә һәм фәнгә керткән өлешләрен күрсәтүгә багышланган.
Бәйгедә укучылар, студентлар, яшь тикшеренүчеләр һәм Каюм Насыйри мирасын өйрәнүгә һәм таратуга өлеш кертергә теләгән һәркем катнаша ала. Конкурска тикшеренү эсселары, иҗади проектлар, видеоматериаллар, музей һәм белем бирү программалары һәм башка форматтагы эшләр кабул ителә.
Эшләрдә Каюм Насыйри өйрәнгән темаларга таянырга мөмкин: тәрбияләү һәм агарту, татар мәдәнияте тарихы, этнография, туган телне үстерү, җәмәгатьчелектә фәнне популярлаштыру.
Гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Гариза бирү өчен форманы һәм бәйгедә катнашу шартларын сылтама аша табарга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз