Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Каюм Насыйри институтында галимнең 200 еллыгы уңаеннан чаралар башланды
10 февраль көнне «Каюм Насыйри институты» галимнең 200 еллыгы уңаеннан чаралар декадасын башлап җибәрде. Декада кысаларында филология фәннәре докторы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Әлфия Йосыпова «Каюм Насыйри институты» фәнни белем бирү үзәкләренең тыңлаучылары өчен онлайн-лекция уздырды.
«Каюм Насыйриның тел өлкәсендәге эшчәнлеге» лекциясендә ул бөек галимнең тормыш юлы һәм аның лексикография өлкәсендәге эшчәнлеге белән тулырак таныштырды.
«XIX йөзнең соңгы яртысында татар лексикографиясен үстерү юлындагы сүзлекләрнең иң күренекле һәм яңа төрлеләре К.Насыйри тарафыннан эшләнелә. Насыйри үзенең хезмәтләрендә татарларга рус, русларга татар телен өйрәтү һәм яңа татар әдәби телен нигезләү, үстерү теләге белән янган. Ул шул чор татар дөньясын яңа һәм гаять әһәмиятле сүзлек китаплары белән тәэмин иткән һәм баеткан», – дип искәртеп үтте Әлфия Йосыпова.
Онлайн-лекциядә Канада, Үзбәкстан, Төркия, Төркмәнстан һәм башка ит илләр, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән тыңлаучылар катнашты.
Фото: © «Татар-информ»
Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан институт тарафыннан төрле чаралар уздыру каралган. «Быел бөек галимнең тууына 200 ел, әлеге юбилейны без зурлап уздырачакбыз. «Каюм Насыйри институты» филиаллары дөньяның һәм Россиянең төрле төбәкләрендә 50дән артык чара әзерләде. Алар барысы да галимнең тормыш юлын яктырту, аның фәнни хезмәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте институт директоры Әлфия Йосыпова.
Бүгенге көндә Каюм Насыйри институты КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының төп структур бүлекчәсе булып тора. Институт Россия Федерациясендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, популярлаштыру һәм үстерү максатыннан булдырылган.
Институт эше кысаларында татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән конкурслар һәм мәдәни-агарту чаралары, татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар уздырыла, татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча халыкка ярдәм итү оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз