news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каюм Насыйри институты милли-мәгариф үзәгендә Ялчыгол дәвамчылары белән очрашу узды

Санкт-Петербургның Каюм Насыйри институты милли-мәгариф үзәгендә татар теле курслары кысаларында чаралар, очрашулар оештырыла. Чираттагы татар теленә өйрәтү курсларында XIX гасыр дин галиме, язучы, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары белән очрашу узды. Бу хакта «Piter.tatar» порталы хәбәр итә.

Ялчыгол — Каюм Насыйри чордашы, ул — әдәбият, дин, медицина, әхлак, тарих һәм башка тармаклар буенча шәрех-аңлату, укыту характерында дистәдән артык китап авторы. Очрашу очраклы түгел, быел Таҗетдин Ялчыголның тууына — 255 ел. Аны оештыру башында Каюм Насыйри Институты мәдәни-мәгариф үзәге методисты Фирая Рәшитова тора.

«Татар теленә өйрәтү курслары кысаларында Каюм Насыйри, Риза Фәхретдиннең туган көннәре, Хөсәен Фәезхановның 200 еллык юбилее уңаеннан кичәләр, Касыйм укулары, фәнни-мәгариф темалар буенча түгәрәк өстәлләр оештырылды», -ди Фирая Рәшитова.

Очрашуга Ялчыгол буын дәвамчылары Разилә Җиһаншина (Таҗетдинова), Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Чулпан Сәгъдиева улы Эмиль белән килде.

Очрашуда Ялчыголның рухи мирасы турында бәян ителде, Руссия милли китапханәсендә Ялчыгол китапларына презентация видеоязмасы күрсәтелде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100