news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каюм Насыйри әкиятләре мотивлары буенча «Байдек» музыкаль фильмы чыгарга әзерләнә

Каюм Насыйри әкиятләре мотивлары буенча «Байдек» музыкаль фильмы чыгарга әзерләнә
фото: тизердан скрин, Рамил Гали/архив

Каюм Насыйри әкиятләре мотивлары буенча «Байдек» музыкаль фильмы чыгарга әзерләнә.

«Бөек галимебез төрле хезмәтләрендә күтәргән тәрбия, әхлак мәсьәләләре, буыннар арасындагы бәйләнеш сораулары безнең чорда да актуаль. Моңа бу ел ахырында фильмның премьерасында тагын бер кат инанырбыз», - дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үз телеграм-каналында һәм фильмның тизерын тәкъдим итә.

Фильмның режиссеры – Марсель Мәхмүтов. Сценарий авторы – Альберт Шакиров. Төп рольләрдә: Рөстәм Гайзуллин, Альбина Гайзуллина, Нурсолтан Гайзуллин, Камилә Низамиева, Камилла Хәбриева.

Фильм 2024 елда Татарстан Хөкүмәтенең тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен тәкъдим ителгән 2 млн сум акчага төшерелә башлаган. Әлеге субсидияне питчинг аша Марсель Мәхмүтов, Альберт Шакиров һәм Әбри Хәбриевтан торган команда алган иде. Әлегә өстәмә финанслар турында рәсми мәгълүмат юк. Ләкин команданың сценаристы Альберт Шакиров өстәмә финансларга өметләнүләрен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot