news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайтуыма шатмын – Корбан Бердыев

"Рубин" футбол командасының яңа баш тренеры Казанны үз өем, дип атады.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). “Рубин” футбол клубы Корбан Бердыев белән килешү төзеде.
 
«Беренчедән, кайтуыбызга шатбыз. Моны барлык тренерлар штабы исеменнән әйтәм. “Рубин” һәм Казан – безнең йорт. Шуңа да шатланып кайтабыз, эшләячәкбез”, – диде Корбан Бердыев.
 
Исегезгә төшерәбез, Казанның “Рубин” футбол командасына баш тренер итеп Корбан Бердыев билгеләнде. Клуб белән тренер арасында уртак фикергә киленгән. 64 яшьлек Корбан Бердыев “Рубин” белән 2001-2013 елларда җитәкчелек итте һәм команданы ике тапкыр ил чемпионы итеп танытты.

news_right_1
news_right_2
news_bot