news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайтаваз//НЕМЕЦЛАРГА ДА КӨН БУЛМАДЫ//21 сентябрь, №38

Кайтаваз//НЕМЕЦЛАРГА ДА КӨН БУЛМАДЫ//21 сентябрь, №38

“Tatar ile” газетасының 2006 елның июль (N30) санында басылган Расыйх Җәләлнең “Әнием хатирәсе” исемле язмасын укыгач, кулыма каләм алдым. Язма бик гыйбрәтле. Язма минем дә балачак хатирәләремне яңартты.

Расыйх Җәләлнең әнисе Сания апа безнең авылга окоп казырга килгәч, безнең йортта торган чакларын исенә төшергән, безнең гаиләнең язмышы белән кызыксынган. Моның өчен, Сания апа, сезгә рәхмәт инде. Ирегез белән икегезгә дә тазалык-саулык, тигезлек, озын гомер телибез.

Безнең авылда әле тимер юл төзелешендә немецлар да эшләде. Безнең кечкенә йортта немецларның җитәкчеләре яшәде, йорт- ны бик чиста, пөхтә тоттылар.

Безгә ул немецларны авыл советы башкарма комитеты рәисе Ислам абый Нәбиуллин урнаштырды. “Алар фашист-немецлар, сез алар белән аралашмагыз, сак булыгыз”, — дип кисәтеп тә куйды. Башта без курыктык, әмма, берничә көннән үк, аларның да безнең кебек үк кешеләр икәнлеген аңладык. Алар бик иртә эшкә китәләр иде. Дәү әтибез алар кайтканчы мичкә ягып өйне җылытып куя, алар аңа гел рәхмәт әйтәләр иде. Немецлар балаларын бик сагынган булганнар, күрәсең, чөнки һәрвакыт: “Безнең дә кечкенә балаларыбыз бар, аларның кайда икәнлеген дә белмибез, аларны Себергә, Казакъстанга алып киттеләр”, — ди торганнар иде. Урысчаны яхшы беләләр. Алар бит Идел буе немецлары. Ризыклары такы-токы гына. Ул елны бездә бәрәңге уңышы әйбәт булды, әниебез аларга бәрәңге һәм кабак бирә иде. Кайбер көннәрне пешкән бәрәңгене тимер юлда эшләүчеләргә дә алып китүләре әле дә хәтеремдә.

Бер көнне шулай немец җитәкчеләрен йөртүче үзенең аты белән урманнан вак-төяк корыган ботаклар алып кайтты. Урман каравылчысы килеп, ул утынны үз өенә илтертте дә немецны судка бирде. Судка мин дә бардым. Суд немецны 3 елга төрмәгә утыртты. Менә нинди заманнар бар иде бит.

Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: үткән тормышның ачы якларын, кыскача гына булса да, яшь буыннарга җиткерүнең зыяны юк аның.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА.

news_right_1
news_right_2
news_bot