Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайтаваз//"ДИЛӘФРУЗНЕҢ" ИСЕМЕ ҺӘМ ҖИСЕМЕ//21 сентябрь, №38
Кайтаваз//"ДИЛӘФРУЗНЕҢ" ИСЕМЕ ҺӘМ ҖИСЕМЕ//21 сентябрь, №38
Шулай бер көнне редакциягә сәхнә сәнгате өлкәсендә сүз остасы буларак исеме танылган Бәрхәт Гәрәй килеп керде. Соң- гы елларны ул Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Әйтүенчә, Казанга килгәч, редакцияне табам, анда махсус кереп чыгам дип, күптән сүз беркетеп куйган булган. Шулай да кызык: ни әйтергә тели, нинди йомышы төште икән?
“Tatar ile” газетасын үз итеп, яздырып алып укып барсам да, аның иҗат остаханәсенә беренче тапкыр аяк басуым, — ди кунагыбыз. — Газетада Мәскәүнең “Диләфрүз” татар театры турында язмалар бастыргансыз. Ләкин Мәскәүдә андый театр юк бит. Нишләп тикшерми-нитми генә андый мәгълүматлар бирәсез?”
Аптырадык та калдык. Ник дигәндә, бездә әлеге театр директоры Диләфрүз ханымның үзе биреп калдырган визиткасы да саклана һәм анда нәкъ менә шулай язылган.
Безнең “Tatar ile” газетасы битләрендә татар дөньясы файдасына өлеш керткән шәхесләр, оешмалар турында язмалар бирелә. Бастырылган материалларның, нигездә, авторлары яки чыганаклары күрсәтелә. Димәк, язмаларда китерелгән мәгълүматларга, иң беренче чиратта, алар җаваплы. Язганнарындагы дөреслек — авторлар вөҗданында, ә редакциянең алар артыннан тикшереп йөрерлек мөмкинлеге юк. Югарыда телгә алганына килсәк, аларының да авторлары бар. Язмаларда бирелгән фотоларны да Диләфрүз ханым үзе китереп, “Диләфрүз” татар театрының уңышлары турында куана-куана сөйләп киткән иде.
Сүзен дәвам итеп, Бәрхәт әфәнде исә үзенең иҗат юлын барлап, башта театрда актер, аннары “Сәйяр” ансамблендә конферансье булып эшләвен искәртә. Татар эстрадасы тарихында бердәнбер булган профессиональ миниатюралар театры “Уен”ны ачуы, шактый еллар шунда эшләгәч, хәзер ул эшне шәкерте дәвам итүе хакында сөйли. Рифкать Сәйфетдинов җитәкчелегендә “Шаян” музыкаль театр-студиясен төзү тарихына тукталгач, ул, анда фәкать профессионаллар гына эшли, дип басым ясап кат-кат әйтә. Һәм тагын өзми дә куймый: “Диләфрүз” татар театры” дип матбугатта чыккан мәгълүмат безгә, татар сәхнә сәнгатендә профессиональ дәрәҗәдә эшләгәннәргә, авырлыклар китерә башлады. Мәскәүдә профессиональ татар театры булдыру турында күптән мәсьәлә кузгатылса да, әлегә хәл ителмәгән. Бу юнәлештә эшнең тукталганы юк. Моссоветка шул хакта гозеребезне белдереп мөрәҗәгать иткәч, ә сезнең театрыгыз бар бит инде, дип авызны томалыйлар. Профессиональ театрлар да, халык театрлары да, эстрада театрлары да булсын, Диләфрүз апа да эшләсен — монда милләтнең көче үзен сиздерә генә. Ләкин “Диләфрүз” татар театры” дип язып чыгудан файдаланучылар да булды бит... Театр дигәч тә, аның 6-7 генә булса да артисты, юридик яктан теркәлгән бинасы яки бүлмәләре булу зарур. “Диләфрүз”дә болар бармы соң? Ә Диләфрүз апаның эшчәнлегенә килгәндә, һәрхәлдә аның Мәс- кәүдә тулы спектакль күрсәткәне юк. Талантлы яшьләрне каяндыр эзләп табып, спектакльләрдән 10-15 минутлык өзек, ниндидер тамаша күрсәтүдән ары китә алганы юк аның. Артистларны бер көнне сәхнәгә чыгарып, икенче көнне артисты килмәгәч, бу театр коллективы була аламы? Шулай булгач, театр дип саналырлык нинди нигез бар монда? Диләфрүз апа үзе бик тырыш кеше, милләткә аның кебекләр дә бик кирәк. Ләкин театр оештырдым дип уйлап, күңелеңнән шуңа ышанып кына театр төзеп, аның директоры булу мөмкин түгел. Саф һава директорлары болай да күп бит инде...”
Бәрхәт Гәрәй сүзләрендә хаклык бармы-юкмы — анысын алга таба Мәскәү татарлары тормышы үзе күрсәтер.
“Intertat.ru” электрон газетасы “Диләфрүз” татар театрының октябрь азагында спектакльләр белән Казанга килүе хакында хәбәр итте. Шул язмадан ике генә җөмлә китерәсем килә: “Бүген театр нигезен тәшкил иткән 15 артист әле дә сәхнәдә. Алар — Гөлнара Лиханова, Алсу Хөснуллина, Динар Фәезханов, Тәнзилә Әмирхан, Хәмисә Хөсәенова, Миңнислам Мортазин һәм башкалар”.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз