Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайтарылмый торган билет өчен бушлай багаж канунын кире кагуны Федерация Советы да хуплады
Яңалык рәсми төстә бастырылып, 60 көн узганнан соң, үз көченә керәчәк.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Федерация Советы сишәмбе көнне пассажир кире кайтармый торган авиабилет алган булса, багажны бушлай алып баруны гамәлдән чыгару турындагы канунны хуплады. Яңалык рәсми төстә бастырылып, 60 көн узганнан соң, үз көченә керәчәк. Бу хакта "Известия" яза.
Яңа канунга төзәтмәләрдә кире кайтара торган авиабилет, һава юлы аша очу килешүен өзгәннән соң, бушлай багаж алып баруны үз эченә алырга тиеш. Бу очракта пассажир багажы өчен тиешле нормалардан артып киткән очракта гына түлиячәк.
Шулай ук кулдагы йөкне бушлай йөртү шарты да сакланыла. Бу вакытта йөртүче пасажирны багаж һәм кулдагы йөкне алып бару шартлары белән авиабилет алганчы ук таныштырырга тиеш.
Искәртеп узыйк, алдарак Федерация Советы комитеты конституцион канун буенча әлеге канунны кире кагарга киңәш иткән иде. Чөнки аны кабул итү билетларның кыйбатлануына һәм гражданнарның хәлен начараюына китерергә мөмкин. Бу Россия Федерациясе Конституциясенең 55 маддәсенә каршы килә. Әмма палата Советы әлеге тәкъдимне хупламаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз