Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайсы җырчы тамашачы җыя алмый, шул акча аз дип зарлана – филармония директоры
Кадим Нуруллин базар икътисади шартларындагы финанс формуласын тәкъдим итә: "Безнең бәя, без нәкъ шул хәтле торабыз".
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Базар мөнәсәбәте шартларында бөтен гамәлләрне дә хезмәт хакын арттыру юлы белән генә хәл итеп булмый. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.
Искәртеп үтик, "Татар-информ" агентлыгына интервьюда эстрада җырчылары үзләренең авыр хәлләре турында белдергән иде. Аерым алганда, җырчы Айгөл Бариева татар эстрадасын ташландык хәлдә дип атады: "Кемдер тамада булып эшли. Кемдер авылларга йөри, кемдер Себергә китә. Бик күпләренең чит өлкәдә бизнеслары бар. Ә, мәсәлән, үз профессиям белән эшләп беркайчан да пенсия ала алмаячакмын", – дип сөйләде ул.
"Кем шулай дип әйтә, шуның халык белән проблемалары бар. Бүген зур заллар җыючы җырчыга барып, аена 500 мең, хәтта 1 миллион сум тәкъдим итсәк тә, ул килешмәячәк. Ягъни, аңа – безгә киләсең, элекке системада булган кебек, бөтен эшләгән акчаңны филармониядә калдырабыз, үзеңә хезмәт хакы түлибез дисәк, ул килешмәячәк. Ә менә кемгә халык йөрми, ул инде, әлбәттә, безнең арбага утырырга тырышачак. Хезмәт хакын ничек бирсәк тә, ул: әз, әз, әз, күбрәк кирәк диячәк", – дип белдерде Кадим Нуруллин.
Аның фикеренчә, базар мөнәсәбәте шартларында бөтенләй башка кануннар: "Күпме безнең бәя, без нәкъ шул хәтле торабыз. Күбрәк тә биреп булмый безгә, азрак та биреп булмый".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз