news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайсы да булса телне югалтсак, Аллаһ каршынды гөнаһ кылган булабыз – Марсель Галиев

Әлмәт татар дәүләт драма театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы бара.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасына килгән язучылар әдәби очрашулар вакытында татар теленең киләчәгенә бәйле фикерләрен, өндәмәләрен дә яңгыраттылар.

"Безгә бу чорда аеруча фидакарьлек кирәк. Сүз мәгънәсен саклыйк, – диде Саҗидә Сөләйманована багышланган әдәби чараларда Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев. – Сүзнең изге булуы Изге китапта да әйтелгән. Ул аерым бер телгә генә түгел, бөтен телләргә караган. Димәк, бөтен телләр дә сакланырга тиеш. Әгәр без кайсы да булса телне югалтабыз икән, димәк Аллаһ каршынды гөнаһ кылган булабыз", – диде Марсель Галиев.

Искәртеп узабыз, Әлмәт татар дәүләт драма театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100