Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычтан Александр Акрымов - Татарстан халыклары корылтае делегаты
Татарстан халыклары корылтаенда барлык шәһәр-районнардан, этно-мәдәни оешмалардан 730 делегат катнашуы көтелә.
(Кайбыч, 13 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге Советы рәисе Александр Акрымов та делегатлар арасында, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.
Ул үзе Мәлки авылында яши, язмышын туган җире белән бәйләгән. Һөнәре буенча тарих укытучысы, хезмәт юлын Олы Подберезье мәктәбендә башлап җибәргән, Иске Тәрбит мәктәбендә дәвам иткән. 2006-2011 елларда Мәлки урта мәктәбе директоры булып эшләгән. “Татарстан – Яңа гасыр” хәрәкәте лидеры буларак, күпмилләтле халкыбызның милли-мәдәни кыйммәтләренә нигезләнгән рухи байлыкларын саклауга аерым зур игътибар бирә. (Кайбыч, 11 апрель, «Кайбыч таңнары», Фирәдә Сайранова). –Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашында узучы әлеге съездның төп бурычы – республикадагы барлык милләтләрне тагын да берләштерү, аларның телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өчен уңай җирлек тудыру, милләтара дуслыкны, бердәмлекне саклау. Һәркемгә үзенең туган теле кадерле. Аны киләчәк буыннар өчен саклап калу, башка халыкларга һәм милләтләргә хөрмәт белән карау – төп бурычларыбызның берсе ул. Милләтләр һәм төрле конфессияләр арасындагы тынычлыкның күпгасырлык тәҗрибәсе, гражданлык бердәмлеге, бер-беребезнең мәдәниятенә, диненә, йолаларына ихтирам – республика үсешенең нигезе. Без яшәгән күпмилләтле Кайбыч районы да шундый матур мөнәсәбәтләрнең үрнәге булып тора. Төрле милләтләрнең милли бәйрәмнәренең муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә үткәрелүе бездә гадәти күренеш. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуе район үзәгендә дә, авылларда да шаулап-гөрләп уза, чуаш, рус халыкларының бәйрәмнәрен бергә үткәрү традициягә кергән. Мөселманнар өчен көн саен мәчетләрдә азан, православие бәйрәмнәрендә чиркәүләрдә чаң тавышы яңгырый.
Безнең республика анда яшәүче халыклар арасында татулык һәм үзара аңлашып яшәүнең өлгесе булып тора. Татарстан халыклары съездында барлык шәһәр-районнардан, этно-мәдәни оешмалардан 730 делегат катнашуы көтелә. Россия төбәкләреннән, ерак чит илләрдән дә кунаклар чакырыла. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика халкының 52,9 процентын – татарлар, 39,5 процентын – руслар тәшкил итә, башка милләтләр 300 мең тирәсе. Шул ук вакытта илебездәге кебек Татарстанда да яңа диаспоралар вәкиллекләре арта. Безнең районда барлык милләтләр өчен дә уңайлы яшәү шартлары тудырылган. Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесе “Ак Барс” холдинг компаниясе канаты астында эшли. Аның генераль директоры, Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте оешмасы рәисе Иван Егоров республикада танылган шәхес, ул да әлеге съезд делегаты.
Әңгәмәләренең берсендә ул болай дигән иде: “Без, керәшеннәр, эшчән, тыйнак халык. Минем карашка, бүген безнең өчен иң төп проблемаларның берсе – керәшеннәр хәрәкәтендә бердәмлек булмау. Бу мәсьәлә буенча үзара мөнәсәбәтләрне катлауландырырга теләүчеләр дә булды. Андый кешеләр әле дә үткәндә кала бирә. Моны истә тотып, без барысын да төптән уйлап хәл итәргә омтылабыз. Динебез, традицияләрне хөрмәтлибез, үткәнебезне яхшы беләбез, шуңа да киләчәккә оптимизм белән карыйбыз. Республикадагы полиэтник шартларда күп мәдәни төрлелек сәясәтен көчәйтү зарур. Аның төп үзенчәлеге – күп теллелек, культура, рухи кыйммәтләрдә.”
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз