news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычтагы ясалма сулыкта ир-ат баткан

Фаҗига Олы Подберезье авылында булган.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Кайбыч районында ясалма сулык буасы янында 28 яшьлек ир-ат баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез фаҗигале һәлак булган егет Олы Подберезье авылы кешесе булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Олы Подберезье авылы хезмәткәрләре, шулай ук 1 нче зональ янгын сүндерү һәм коткару отряды ир-атның мәетен судан чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot