news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта "Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында 200 килограмм алма тараттылар

Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә өләшенгән алмаларны Кайбычка Казаннан Нурания Сәйфетдинова җитәкчелегендәге "Наз" фонды җибәргән.

(Кайбыч, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Россиядә хәйриячелекне үстерү максатында 20 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр үткәрелүче "Юмарт сишәмбе" ( #Щедрый вторник) җәмәгать инициативасына кайбычлылар да актив кушылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кайбычта «Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында 200 килограмм алма тараттылар.  Ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә өләшенгән алмаларны Кайбычка Казаннан Нурания Сәйфетдинова җитәкчелегендәге "Наз" фонды җибәргән.

"Юмарт сишәмбе" кысаларында Федоровское мәктәбе волонтерлары, мәсәлән, үз авылларында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әби-бабайларның хәлен белешеп кайтты.

Надеждино авылыннан шәхси эшмәкәр дә, «Юмарт сишәмбе" акциясе турында ишетүгә, аңа кушылды. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүче Сергей Савельев район газетасы журналистларына подписка оештыруда ярдәм итте.

Аның гаиләсендә "Кайбицкие зори»га һәр яртыеллык саен абунә кампаниясе башлануга ук язылып куялар. Бу юлы ул ярдәмгә мохтаҗ ике авылдашын үз акчасына безнең газетага яздыртты. Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова да "Якыннарыңа подписка бүләк ит" акциясеннән читтә калмады, ул да авылдашына подписка бүләк итте. "Юмарт сишәмбе" көнне редакциягә кергән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та бу көнне газиз әнисенә подписка ясатты.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева хәбәр иткәнчә, Россия күләмендә үткәрелүче игелек акциясе күп балалы, аз керемле гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүчеләрне дә шатландырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100