news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча зур сөйләшү булды

Утырышның көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде.

(Кайбыч, 17 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Әле шушы көннәрдә генә район Советының актлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Юрий Ставниченко, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, полиция начальнигы Рушан Хуҗин, комиссия әгъзалары, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, мәктәп директорлары һәм башкалар катнашында узган утырышта юл куркынычсызлыгы, балалар иминлеген тәэмин итү, район юлларының торышы хакында сүз барды.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров алып барган әлеге утырышның көн тәртибенә биш мәсьәлә кертелгән иде. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин агымдагы елның беренче яртыеллыгында район юлларында күзәтелгән юл-транспорт һәлакәтләре, аларның ни сәбәпле килеп чыгуы турында сөйләде.

– Шушы вакыт эчендә районда дүрт һәлакәт күзәтелде, анда ике кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде, дүртесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган ел да бу вакытка шулкадәр үк һәлакәт күзәтелеп, дүрт кеше һәлак булган иде. Тизлек режимын сакламау, кечкенә балаларны махсус креслоларда йөртмәү, тиешле булмаган урыннарда каршы як полосага чыгу, эчкән килеш руль артына утыру, юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәү фактлары белән еш очрашырга туры килә. Мәктәп автобуслары хәрәкәтен контрольдә тотабыз. Максатыбыз – юлларда төрле бәхетсезлек очракларына юл куймау, – диде ул.

Әңгәмәгә Альберт Рәхмәтуллин кушылды:

– Һәр кеше юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Транспорт белән идарә итүчеләрнең барысы да кагыйдәләр белән дус булса, һәлакәтләргә юл куелмас иде. Юлларда машиналар күп, район үзәгендә транспорт агымы күзәтелә. Хатын-кызлар да руль артына утыра. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче барлык службалар да эшен тиешле югарылыкта оештырырга бурычлы. Юлларны төзек итү – иң мөһим бурычларыбызның берсе, – диде ул.

Район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина һәлакәт урыннарына хәбәр керүгә үк чыгып китү һәм зыян күрүчеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләре дә барлыгына басым ясады. Янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Рамил Газыймҗанов та коткару эшләрен вакытында күрсәтүләре турында сөйләде. Автотехника үзәге директоры Рифат Вәлиев мәктәп автобуслары эшчәнлеге, аларның яңа уку елына әзерлеге, автобус йөртүчеләрнең тизлек режимын саклаулары белән таныштырды. Башкарма комитеттан Айдар Әбүзәров 2017 елда районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кабул ителгән муниципаль программаның үтәлешенә анализ ясады. Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Юрий Ставниченко сорауларга җавап бирде, иминлекне тәэмин итү буенча алда торган бурычларга тукталды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100