news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта язгы чәчү соңгы гектарларда бара

Игенчеләр хәзерге вакытта сабан культуралары чәчүне төгәлләп, азыкка кукуруз, көнбагыш, күпьеллык үлән чәчү белән мәшгуль.

Кайбычта язгы чәчү соңгы гектарларда бара
Александр Эшкинин

(Кайбыч, 25 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Районыбыз игенче-механизаторлары язгы кыр эшләренең финишына якынлашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 22 майга барлык чәчү мәйданнарының 95,3 процентында эш башкарылган, дип яза җирле басма.

Игенчеләр хәзерге вакытта сабан культуралары чәчүне төгәлләп, азыкка кукуруз, көнбагыш, күпьеллык үлән чәчү белән мәшгуль. Көннәрнең явымлы булуы чүп үләннәре үсүе өчен уңай шартлар тудыра. Шуңа күрә механизаторлар аларга каршы көрәш башлады. “Ак Барс Кайбыч” җәмгыяте филиалларында бу эш оешкан төстә алып барыла. Беренче филиалда ул – 280, икенчесендә – 100, өченчесендә – 183, “Яңа юл” хуҗалыгында 70 гектар мәйданда башкарылган. Көздән чәчелгән культуралар матур гына күтәрелеп килә, ел уңай килсә, алардан мул уңыш җыеп алуга өмет зур.

news_right_1
news_right_2
news_bot