news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта ятимнәргә ике йорт файдалануга тапшырылды

Әлеге программа ярдәмендә соңгы биш елда районда 18 ятимнең үз өе булды.

(Кайбыч,  19 октябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Кайбычта “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” программасы буенча төзелгән ике йорт файдалануга тапшырылды. Әлеге программа ярдәмендә соңгы биш елда районда 18 ятимнең үз өе булды, дип яза җирле басма.

Ике ятимнең – Ульянководан Наталья Щепанцованың һәм Кошманнан Виктор Казаковның да үз йортлары бар хәзер. Аларны файдалануга тапшыру тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башка җитәкчеләр һәм йорт хуҗаларының туганнары да катнашты. Ике өй дә заманча төзелеш материалларыннан сыйфатлы итеп төзелгән, газы, суы кергән, санузелы бар. Челтәр, гардин, өстәл-урындыклар бүләк итеп бирелгән. - Бу йортлар өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтлебез. Чөнки Татарстанда эшләп килүче социаль программаларның башында ул тора, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, яшь гаиләгә теләкләрен җиткереп.

Наталья “Дубрава” җәмгыятенең Ульянково бүлеге фермасында савымчы булып эшли, тормыш иптәше -⁠ тегермәнче. Виктор әлегә гаилә кормаган, ул Колаңгы станциясендәге җәмгыятьтә хезмәт куя.

– Ятим балаларга гына түгел, әти-⁠әни тәрбиясендә үсүчеләргә дә үз почмагын булдыру бер дә җиңел түгел. Ипотекага чиратка бассалар, бергәләшеп ничек тә түләрләр, ә менә безнең кебек ата-⁠ана назыннан мәхрүм калганнарга нишләргә? Әле ярый ятимнәрне хөкүмәт кайгырта, фатир, торак йортлар белән тәэмин итәләр. Минем шатлыгым зур. Бүген миңа менә шушы өр-⁠яңа йортның ачкычын тапшырачаклар. Бу йортка туганнарым да, ирем Алексей да бик шат, – диде Ульянковода яшәүче Наталья Щепанцова.

– Бу йортны төзүдә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтле мин. Бүләк итеп бирелгән өстәл-⁠урындыклар, гардин һәм челтәрләр өчен дә бик шатландым. Кошманнан Колаңгыга эшкә йөрергә дә якынрак, – диде Виктор Казаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100