news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта яшь гражданнар форумы үткәрелде

Бу көнне район мәдәният йортына мәктәпләрнең иҗтимагый балалар оешмалары активистлары һәм аларның педагоглары җыелган иде.

(Кайбыч,  16 декабрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның 2017 елның 27 февралендә дөнья күргән боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы төбәк җәмәгать оешмасы инициативасы белән Кайбыч районы мәдәният йортында яшь гражданнар форумы үткәрелде. Аның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең шәхси, интеллектуаль, иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, муниципаль берәмлекләрдә яшь гражданнарның проблемаларын ачыклау һәм хәл итүдә катнашуы, дип яза җирле басма.

Форумга район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, ТР Балалар оешмасы Советы төбәк җәмәгать оешмасы аппараты җитәкчесе Марина Токинова, әлеге оешманың креатив – иҗади программалар җитәкчесе Игорь Бутырский, аппарат белгече Эльвира Баһавиева, оешманың районнар белән эшләү рәисе урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов та килгән иде. Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбычтагы ярдәмчесе, Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Халидә Минһаҗева да яшьләр арасында. Форум “Мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше”; “Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм”, “Эшмәкәрлеккә беренче адым”; “Балаларның гаммәви матбугат чаралары”, “Экологик тәрбия”; “Патриотик тәрбия”, “Балалар һәм яшьләрне хокукый яклау”, “Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге”, “Фән һәм мәгариф”, “Балалар хәрәкәтен җәелдерү” кебек тематик мәйданда узды. Укучылар, берничә төркемгә бүленеп, әнә шул секцияләрдә эшләде, тренинглар, мастер-классларда катнашты, проектларын яклады. Яшьләр районның балалар экология оешмасын булдыру, социаль роликлар бәйгесе үткәрү, ТРның танылган спортчылары белән очрашу, яшьләр оешмалары көче белән “Имәннәр аллеясы” булдыру, районның бөтен чыгарылыш класс укучылар белән бергә бердәм чыгарылыш балы үткәрү һәм башкаларны тәкъдим итте.

– Без мондый форумнарны республиканың барлык районнарында да үткәрәбез. Һәр төбәк үзенә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып тора. Кайбыч яшьләре безнең күңелдә актив, инициативалы, тәрбияле, идеяләргә бай, креатив булулары белән кереп калыр. Мастер-классларда ике сәгатьтән артык шөгыльләнү вакытында сез безгә районда яшьләр хәрәкәтен тагын да җанландыру, активлаштыру буенча дүрт йөздән артык идея тәкъдим иттегез. Иң яхшы идеяләрегез бүген кабул ителгән резолюциягә кертелде. Аны район җитәкчелеге, педагогларыгыз белән берлектә тормышка ашырырсыз дип уйлыйм. Шуларның яртысы гына үтәлсә дә, яшьләр тормышы тагын да җанланыр, күңеллерәк булыр иде, – диде Марина Токинова.

– Безнең оешманың 11 ел эшләү дәверендә яшь гражданнарның алты форумы булуып үтте. Быелның апреленнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән аны барлык районнарда үткәрү карары кабул ителде. Форум яшьләрнең инициативаларына ярдәм итүгә, җәмәгать эшчәнлеген үстерүгә, иҗтимагый оешмаларга булышуга, шулай ук балалар һәм үсмерләрнең проблемаларын ачыклап, хәл итүгә юнәлтелгән. Бүгенге форум нәтиҗәләре буенча иң актив, инициативаларга бай егет-кызларның Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән очрашу мөмкинлеге бар. Без – балалар хәрәкәтенең яңа тарихын иҗат итүчеләр. Укучыларның идеяләре нигезендә махсус резолюция дә кабул ителде, аның белән Халидә Минһаҗева таныштырды. Анда районда балалар хәрәкәтен үстерүгә кагылышлы фикер- тәкъдимнәр кертелгән. Бу резолюцияне ул район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаровка тапшырды.

– Әлеге залда районыбызның, республиканың киләчәге булган яшьләр утыра. Сез бүген күтәргән мәсьәләләр көн кадагында тора, башкарган эшләрегез игелекле, кирәкле. Ул проектларны тормышка ашыруда без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Резолюцияне район яшьләренең төрле инициативаларын хуплап, аларга ярдәм итүче район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә караячакбыз. Чөнки аларның барысы да тормышыбызны матурлау, яшьләрнең тормышын кызыклы итүгә юнәлдерелгән, – диде Алексей Макаров. –Һәр буын тарих битләрендә үзенең матур эзен калдыра. Республикада, шул исәптән Кайбыч районында, төрле социаль, спорт объектлары төзелә. Болар барысы да яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, аларның буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатында эшләнә.

Марина Токинова балалар хәрәкәтен үстерүдә өлеш кертүләре өчен педагоглар – Олы Кайбыч мәктәбеннән Гөлинә Габдрахмановага, Олы Подберезье мәктәбеннән Татьяна Малышевага, Федоровскоедан Ольга Сахарновага, «Форпост» оешмасы җитәкчесе Лилия Бикаевага Мактау кәгазьләре тапшырды. Укучылардан Федоровское мәктәбеннән Александр Камаев, Олы Подберезьедан Олег Корнилов, Олы Кайбычтан Рәсим Ильясов, Фәнил Гарипов һәм Халидә Минһаҗева Рәхмәт хатларына лаек булды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100