news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта яшәүчеләр “Үз юлыңны сайла!” акциясендә катнашты

Анда Идел аръягы районнарында белем алучы укучыларның наркотикларга каршы юнәлдерелгән иң яхшы проектлары күрсәтелде.

Кайбычта яшәүчеләр “Үз юлыңны сайла!” акциясендә катнашты
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 10 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч хәбәрләре", Людмила Путятинская). Яшел Үзән шәһәрендә “Үз юлыңны сайла” дигән наркотикларга каршы профилактик акция-десант кысаларында түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә кайбычлылар да катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда Идел аръягы районнарында белем алучы укучыларның наркотикларга каршы юнәлдерелгән иң яхшы проектлары күрсәтелде.

Акцияне Татарстан Республикасының наркотикларга каршы кәрәш комиссиясе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр, Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары оештырды.

Анда “Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге” Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Ермолаева “Сәламәт гаилә – сәламәт авыл” проекты белән чыгыш ясады. Проектын Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 классында белем алучы кызы Ангелина белән бергә тәкъдим итте.

Надежда Анатольевна үзе җитәкләгән үзәкнең яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше булдыру, наркотикларга каршы тискәре караш тәрбияләү, гаилә институтын, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык традицияләренә, мәдәнияткә тарту буенча алып барылган эшчәнлекләре белән таныштырды. 

– Яшел Үзән шәһәрендә наркотикларга бәйле 141 җинаять теркәлгән, шул ук вакытта Кайбычта андый очраклар юк. Кайбыч районында үз ресурсларыннан оста файдаланалар. Алар гаиләләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә, – диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең өлкән оператив хезмәткәре, полиция подполковнигы Светлана Крылова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100