news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта яшәүчеләр архив һәм музей хезмәткәрләренең I Мирасиадасында катнашты

Нәтиҗәдә, медальләр исәбе буенча Татарстан музейлары командалары җиңүче булды.

(Кайбыч, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Буада Татарстан архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан архив һәм музей хезмәткәрләренең I Мирасиадасы узды. Анда район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Альмира Хәйруллина һәм Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләре дә катнашты, дип яза җирле басма.

Республиканың мәдәни мирасын саклаучылар катнаш эстафета, дартс, йөзү, бадминтон, футбол эстафетасы, аркан тартышу буенча көч сынашты. Ярышлар шәһәрдәге «Юность» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, «Дельфин» спорт комплексында узды. Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Энҗе Миңгалиева аркан тартышуда һәм дартста, хезмәткәрләр – Ралия Иванова йөзү, Әлфинур Баһавиева йөгерү эстафетасында катнашты. Нәтиҗәдә, медальләр исәбе буенча Татарстан музейлары командалары җиңүче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100