news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта Ватан Геройлары көне уңаеннан төрле чаралар уза

007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.

(Кайбыч, 9 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары – Михаил Кузьмин, Андрей Кошкин, Иван Федоровның исемнәре илебез тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Иван Субботин, Тимерша Нәҗметдинов, Василий Платоновлар- өч дәрәҗәдәге Дан ордены кавалерлары.

Кайбыч үстергән батырлар арасында Социалистик Хезмәт Геройлары Барый Гарифуллин, Рифкать Кәлимуллин, Антонина Евдокимова, Аграфена Сергеева, әле бүгенге көндә дә исән-сау булган Мария Турунтаева да бар. Безнең районны сигез Хезмәт Герое данлый. Илебез өчен зур эшләр башкарган якташларыбызның берсен дә онытырга хакыбыз юк. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә. Кайбычта Ватан Геройлары көне вакыйгаларга бай булачак.Бу көнне сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләргә, район үзәгендә әле быел гына барлыкка килгән Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясындагы Геройлар бюст ларына, «Казан каймасы» һәйкәленә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә ачылган «Кайбыч бомбардировщигы»на һәм әфганчылар һәйкәленә веноклар куелачак.

Оешмалар җитәкчеләре катнашында узачак планеркада яшь армиячеләрнең чыгыш ясавы көтелә. Әлеге хәрәкәт узган елның 9 декабрендә – Ватан Геройларын искә алу көнендә барлыкка килгән иде. Бу көнне мәктәп укучыларын яшь армия челәр сафларына кабул иттеләр. Россия Президентының 2015 елның октябрендә кабул ителгән Указы нигезендә “Россия укучылары хәрәкәте” Бөтенроссия җәмәгатьчелек–дәүләти балалар, яшүсмерләр берләшмәсе бөтен ил күләмендә оешты. Аның эшчәнлеге дүрт юнәлешне үз эченә ала һәм шуның берсе – хәрби-патриотик юнәлеш. Бу хәрәкәт белән Илһам Хөснетдинов җитәкчелек итә. Районыбыз мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәп музейларында да патриотик рухтагы чаралар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100