news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта, урып-җыю белән беррәттән, көзге чәчү эшләре дә бара

Уҗым культураларын һәм борчакны урып-җыю төгәлләнгән.

 (Кайбыч, 28 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән бүгенгә алынган мәгълүматларга караганда, игенчеләр 77,9 процент мәйданда бөртеклеләрне җыеп алган. Уҗым культураларын һәм борчакны урып-җыю төгәлләнгән. Сабан культуралары 8200 гектар мәйданда суктырылган. Бу 61,2 процент дигән сүз, дип яза җирле басма.

Урып-җыю белән беррәттән, салам җыю да бара. Ул 4 мең тонна әзерләнгән. 5200 гектарда туфрак эшкәртелгән. Уҗым культураларын 11345 гектарда чщчъ планлаштырыла. 6 мең гектарда бодай, 600 гектарда арыш чәчелгән. Бу 58 процентны тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бәя биргәнчә, кыр эшләре оешкан төстә башкарыла, көзге культураларны чәчү оешкан төстә бара. Һава торышының җылы һәм коры торуы нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot