news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта укытучыларны бүләкләделәр

Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – "Мактаулы хезмәте өчен" медаленә лаек булды.

Кайбычта укытучыларны бүләкләделәр

(Кайбыч, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районында укытучыларның август киңәшмәсендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышка ирешкән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләренә бүләкләр тапшырылды.

Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – "Мактаулы хезмәте өчен" медаленә лаек булды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр: Мәлки мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Галкин, Ульянково мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рания Гыймранова, Хуҗа Хәсән мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Валентина Ильина, Олы Подберезье мәктәбенең математика укытучысы Татьяна Кальчева, Федоровскоедагы балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Миңнуллина, Бәрлебашы мәктәбенең биология һәм география укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина, Колаңгы мәктәбенең биология укытучысы Зилә Җиһаншина.

Ульянково мәктәбенең инглиз теле укытучысы Евгения Кирилова, Бәрлебашы мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Тәүзәр Мусин, Надеждино мәктәбенең математика укытучысы Мария Пашанина, Кече Мәме мәктәбенең география укытучысы Людмила Старшова, Олы Подберезьедагы балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Федина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булучылар: Олы Тәрбиттәге балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гыйбадиева, Олы Подберезье мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Лидия Корсакова, Олы Кайбыч мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Роза Насыйбуллина, Борындык мәктәбенең география укытучысы Гөлнара Хәйруллина, Иске Чәчкаб мәктәбенең технология укытучысы Фирания Шәмсетдинова.

Олы Кайбычтагы балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Әүхәтшинага, Мөрәле мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Гараповага, физкультура укытучысы Фрат Җиһаншинга, Олы Урсак мәктәбенең тарих укытучысы Кадрия Кәримовага, Хуҗа Хәсән мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Валентина Таймасовага, Чүти мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Гөлфия Пиркинага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100