news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта укучыларның “ЭКОЛОГиЯ” икенче төбәкара фәнни-⁠гамәли конференциясе узды

Җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр.

(Кайбыч, 14 апрель, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары",Фирәдә Сайранова).Кайбычта укучыларның “ЭКОЛОГиЯ” икенче төбәкара фәнни-⁠гамәли конференциясе узды. Быелгы конференция Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы химаясында үткәрелде, анда Казан шәһәреннән, Чүпрәле, Буа, Апас районнарыннан һәм ераграк урнашкан Байлар Сабасы, Балтачтан 5-⁠11 класс укучылары һәм җитәкчеләре катнашты, дип яза җирле басма.

Конференциядә КФУ профессорлары Илгизәр Гайсин һәм Җәүдәт Хөсәенов, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институтының биогеохимия лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, география фәннәре кандидаты Ирек Җиһаншин катнашты. Алар белән район мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эшләр буенча урынбасары Светлана Петрова таныштырды. Укучылар чыгышына жюри бәяләде. – Конференциянең нәкъ менә бездә үткәрелүе очраклы гына түгел, – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, катнашучыларны сәламләп. – Кайбычның табигате матур, ул – республикабызның экологик яктан чиста районнарының берсе. Бүгенге очрашуның эмблемасы итеп Петр патша заманнарыннан ук данлыклы булган Кайбыч имәннәре символы сайланган. 2018 ел Кайбыч районында Экологик иминлек елы дип игълан ителде. Бездә экологияне яхшырту һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча күп эшләнә һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итәчәк. Конференция Иске Чәчкабның “Салават күпере” балалар вокаль ансамбле чыгышы белән башланды. Аларның җыры барысын да туган як буйлап күңелле сәяхәткә чакырды. Ике секциянең берсе шул темага – экологик туризмга багышланды. Икенчесе туган якның экологик проблемаларына кагылышлы иде. Аларда 25 укучы чыгыш ясады. Мин үзем ике секциядә дә булдым. Барлык катнашучылар да ныклы әзерлек белән килгән, алар фикерләрен презентацияләр һәм практик эшләнмәләр ярдәмендә дәлилләп сөйләде. Жюридагылар һәм конференциядә катнашучы укучылар чыгыш ясаучыларга сораулар бирде. “Экологик туризм” секциясе аеруча кызыклы булды. Хуҗа Хәсән мәктәбе укучысы Диана Долматова (рәсемдә укытучысы белән) Зинаида һәм Аверкий Кузнецовларның шәхси хуҗалыгы турында шулхәтле мавыктыргыч итеп сөйләде ки, аны үз күзләрем белән күрәсем килде хәтта. Диананың эше беренче урынга лаек булды.

– Җитәкчем Резедә Матвеева белән бу проект өстендә икенче ел эшлибез, – диде Диана, конференциягә әзерлек турында сөйләп. – «Хуҗа Хәсәнгә рәхим итегез!» проектының максаты – авылыбызда туризм буенча эшмәкәрлекне оештыру мөмкинлекләре барлыгын ачыклау. Бу проект авыл табигате, көнкүреше белән таныш булмаган, чит илләргә чыга алмаган гаиләләрне күз уңында тотып эшләнде. Без авыл халкының җәйге чорда ял итүчеләргә нинди хезмәт күрсәтергә мөмкин булуын ачыкладык. Бабам һәм әбием хуҗалыгы мисалында бер көнлек маршрут төзедек, аны ничек тормышка ашыру юлларын күрсәттек. Бу проект авылны саклауга һәм яшьләрне анда калдыруга юнәлдерелгән. Авыл туризмы – бизнес ул. Киләчәктә Татарстан авыллары да туристларны җәлеп итәрлек урыннарга әйләнергә мөмкин, Хуҗа Хәсән дә шул исемлеккә керер дип ышанабыз. Авылыбызга рәхим итегез!

Илгизәр Гайсин, чыгышларга нәтиҗә ясап, конференциягә тәкъдим ителгән эшләрнең сыйфатлы, тирән эчтәлекле булуын ассызыклады. «Докладларда туган якның экологик-географик объектларын: чишмәләр, кечкенә сулыклар, күлләрне, сазлыкларны, туфрак, карьер, яр буйларын, һәм башка физик-географик объектларны, шулай ук халык, аларның урнашу формасы, районнарга хас демографик үзенчәлекләрне өйрәнүгә кагылышлы төрле экологик аспектлар күтәрелгән, – диде ул. – Саф һавада ял итүне, экологиягә юнәлдерелгән чараларны, туган як табигатен өйрәнүне, туристларны җәлеп итү, экологик тәрбияне пропагандалауны, үсеп килүче яшь буында табигатькә карата сак караш тәрбияләүне популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар турында фикер алышулар булды». “Кайбыч районында экотуризм” дип исемләнгән эшләре белән Бәрлебашы мәктәбеннән Адилә Гарифуллина икенче урынга, Кошман мәктәбеннән Сәйдәш Сабиров өченче урынга лаек булды.

– Конференция кунакларын райондагы табигать һәйкәлләре белән таныштырдым, аларны саклау турында сөйләдем. Бу очрашуда башка иптәшләремне тыңлап, үзем өчен күп кенә файдалы мәгълүмат та тупладым, – диде Адилә.

“Туган якның экологик проблемалары” номинациясендә “Эко пакетлар – бу бик мөһим” эше өчен Олы Кайбыч мәктәбеннән Аделия Садыйковага һәм “1795-2017 елларда Иске Чәчкаб авылында демографик хәл” темасы буенча чыгыш ясаган Олы Подберезье мәктәбе укучысы Ангелина Ермолаевага икенче урын бирелде. Өченче урында “Мөрәле авылы экологиясе һәм табигый һәйкәлләре” эше белән Мөрәле мәктәбеннән Илсинә Садриева һәм “Каты көнкүреш калдыкларын җыю – проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” дигән эше белән Иске Чәчкаб мәктәбеннән Язилә Хәсәнова.

Җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр, барлык укучыларга да катнашу турында сертификат тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100