Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычта тирә-як мохиткә зыян салучылар белән көрәш башланды
Административ комиссия урамнарда йөрүче терлекләр хуҗаларына штраф салды
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Җәй җиттеме, район административ комиссиясе урамнарда йөрүче терлекләр хуҗалары, тирә-як мохиткә зыян салучылар белән көрәшен башлый. Административ комиссиянең Федоровское авылында үткән чираттагы күчмә утырышында да шундый мәсьәләләр каралды, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары”.
Мөрәле,Федоровское авыл җирлекләренең участок уполномоченные, милиция лейтенанты Александр Воробьев Мөрәле авылының Үзәк урамында яшәүче Лилия Сафинага, Федоровское авылының Яшьләр урамында яшәүче Алла Гагаева, Яңа урамыннан Мария Батурина, Тутаев урамыннан Вячеслав Яшин, Зур Кызыл урамыннан Юрий Григорьевка карата беркетмә төзегән. Әлеге гражданнар атларын, кәҗәләрен, сарыкларын караучысыз урамда йөрткән. Хайваннар шәхси хуҗалыклар чикләрен белми, аларга закон язылмаган. Алар өчен хуҗалары җавап бирергә бурычлы. Көтүгә йөрмәгән терлекләр бакчаларга кереп яшелчәләрне таптый, басуда игеннәргә зыян китерә. Шуңа күрә дә ТР Административ хокук бозулар кодексында гомумкешелек кагыйдә¬ләрне үтәмәүчеләргә карата чаралар күрү билгеләнгән. Комиссия утырышына Лилия Сафина, Вячеслав Яшин, Юрий Григорьев килгән иде. Аларның кайберләре үз гаебен танырга теләмәде. Малларын даими урамда йөртүче Лилия Сафина һәм Мария Батуринага 500, 300әр сум штраф салынды. Калганнарына минималь күләмдә (100 сум) штраф түләргә туры киләчәк.
Колаңгы авыл җирлеге участок уполномоченные, милиция лейтенанты Радик Шәфиев Бәли авылының Кызыл урамында яшәүче Cергей Клишев, Маргарита Тарасова, Светлана Маркелова, Наталья Петрова һәм Анатолий Клишевка карата беркетмә төзегән. Урамга төзелеш материаллары өйгәннәр. Утырышка Наталья Петрова гына килгән иде. Аларга беренче юлга минималь күләмдә (100 сум) штраф салынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз