news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” дип исемләнгән фестиваль үтте

Фестивальнең асылы шунда: малайлар, кызлар, аларның әти-әниләре өч кешелек командаларга берләшә һәм, бер-берсенә каршы хоккей уйнап, көч сынаша.

 (Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). Кичә  “Кайбыч” боз мәйданында, ТР Хоккей федерациясе белән берлектә, Мәскәү шәһәренең Тимченко фонды ярдәмендә “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” дип исемләнгән Бөтенроссия фестивале үтте, дип яза район газетасы.

Фестивальнең асылы шунда: малайлар, кызлар, аларның әти-әниләре өч кешелек командаларга берләшә һәм, бер-берсенә каршы хоккей уйнап, көнне күңелле итеп үткәрә. Фестивальдә катнашучыларны боз мәйданы янында музыкаль программа, “солдат” боткасы, кайнар чәй, төрле уеннар көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot